Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 13:37

Үз сәламәтлекләре бәрабәренә...

Чишмә районы хакимиятендә Чернобыль атом электр станциясендә булган авария сөземтәләрен бетерүдә катнашкан чишмәлеләр белән очрашу үтте. 33 ел элек апрель азагында ЧАЭСның дүртенче энергоблогы шартлады.

– Ул вакытта Учалыда шахтер булып эшли идем, миңа 40 яшьләр чамасы булгандыр. Хәрби комиссариатка чакыртып Ырынбур өлкәсенең Тоцкий шәһәренә җибәрделәр, анда ай буена өйрәнүләр үттем, соңыннан биш ай чамасы Припять шәһәре янында авария сөземтәсен бетерүдә катнаштым, – дип сөйләде Чишмә авылыннан Зинфир Габидуллин.

– Әлеге вакытта Чишмә районында Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт сөземтәләрен бетерүдә катнашкан 30 кеше һәм анда һәлак булучыларның сигез тол хатыны яши. Алар ярдәмендә бәла-казаның гаять зур территориягә таралуына юл куелмады. Алар батырлык күрсәтеп, үз сәламәтлекләре бәрабәренә хәвефле зонада эшләделәр, – диде район хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин. Ул шулай ук 8 августта Уфада Яшьләр сарае янындагы мәйданда Чернобыль һәлакәтендә катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылуын, теләге булганнарның анда бара алуын хәбәр итте.

Ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин поликлиникада табиб бүлмәләрендә ЧАЭС авариясе сөземтәләрен бетерүдә катнашучыларның чиратсыз кабул ителүе турында язу эленеп торуын ассызыклады.

Очрашу Чернобыль авариясендә катнашучыларга район хакимияте исеменнән Мактау грамоталары тапшыру белән тәмамланды.
Читайте нас: