Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2019, 16:39

Аларның батырлыгы онытылмый!

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне бәйрәме район үзәге урамнары буйлап «Үлемсез полк» йөрешеннән башланды.


– Фотосурәттә әтием Гариф Калкаманов, ул 97нче укчылар полкында пулеметчы булган, ә сугыштан соң озак еллар «Победа» колхозы рәисе булып эшләгән, – дип хатирәләре белән уртаклашты чишмәле Сания Янбарисова.

Пенсионер Тамара Әбдрәкыйпова да Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан әтисе Барый Гыйлемхановның фотосы белән сафка баскан.

Өлкәннәр белән бергә балалар да килгән, алар арасында югары сыйныф укучылары да, хәтта мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә бар иде. Алты яшьлек Сәет картәнисе Зөмирә Дистанова белән килгән, ул кулына карт картәтисе Харис Хөсәеновның фотосурәтен тоткан.

– Телисезме, мин сезгә балалар бакчасында Җиңү көненә ятлаган шигырьне сөйләп күрсәтәм? – дип тәкъдим итте малай.

«Үлемсез полк»ның төп атрибуты – транспарант. Йөзәрләгән кеше сугышта һәлак булган туганнары һәм якыннарының фотоларын баш очына югары күтәреп атлаганда күңел тулды.

Күпләр фронтовикларның истәлеккә калган бердәнбер сурәте белән килгән, әмма алар барысында да сакланмаган. Линара Исхакова, мәсәлән, карт картәтисенең фотографиясе урынына «Үлемсез полк» язуы белән транспарант күтәргән.

Районның үзәк мәйданында «Үлемсез полк»ны сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, җиңүчеләрнең оныклары һәм туруннары каршылады. Барысы да бер-берсен бәйрәм белән котладылар, күпләр кулларына канәфер чәчәкләре, шарлар тоткан, күкрәкләрендә – георгий тасмалары. Әби-бабайларның күзләре яшьләнде.

– Әтием сугышта булган, бүген митингка биш яшьлек оныгым Милана белән килдем, оныкларыбыз һәм туруннарыбыз аларның каһарманлыгын онытмасын иде, – диде Вилә Мөэминова.

Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов иртән сәгать унда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг ачылуы турында игълан итте. Кенигсберг-Городокскиның Кызыл Байраклы 12нче аерым инженерлар гвардиясе бригадасы хәрбиләре Җиңү байрагын мәйданга алып чыкты.

– Бүген безнең районда 12 фронтовик Җиңү бәйрәмен каршылый. Язмыш безгә алар янәшәсендә яшәү, алар үрнәгендә сабырлыкка һәм кыюлыкка, күңел юмартлыгына һәм туган якны сөяргә өйрәнү мөмкинлеге бүләк иткән. Әлеге буын вәкилләре дошман коралыннан, газаплардан һәм мәхрүм ителүләрдән көчлерәк булган, ә ватанпәрвәрлек рухы һәм Туган ил каршындагы бурыч аларның рухларына сынарга мөмкинлек бирмәгән, һәм алар җиңү яулаганнар. Барлык ветераннар алдында баш иябез, – диде үзенең чыгышында район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов.

– Безнең поселок урамнарында «Үлемсез полк» йөреше – ул гражданнар башлангычы гына түгел, ә буыннарны тоташтыручы җеп, – дип билгеләде ул.

Флүр Зинур улы шулай ук Рәсәй Федерациясенең Хәрби фәннәр академиясе президенты, Армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең бәйрәм алдыннан җибәрелгән телеграммасын укып ишеттерде.

– Кадерле якташлар, чишмәлеләр! Бөек Ватан сугышы ветераннары, Хәрби фәннәр академиясе галимнәре коллективы исеменнән ветераннарны һәм барлык Чишмә районы халкын Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 74 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм, – дип язылган анда.

Районның ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин әлеге вакытта районда яшәүче ветераннарның исем-шәрифләрен укып узды: алар – Чишмә поселогында яшәүче Әкрам Әбделхаков, Гайният Галиәкбәров, Ришат Акбетов, Зиннәт Насыйров; Яңа Абдулладан Тәлгать Кодаяров, Бәкәйдән Солтан Хәйдәров, Уразбахтыдан Рафаэль Габидуллин һәм Мәсхүт Шәймөхәммәтов, Яңа Сафардан Фәрит Агишев, Урта Усманнан Миңнислам Гыймранов, Ибраһимнан Тимербулат Латыйпов һәм Арслан авылыннан Гаян Йосыпов. Быел, кызганычка каршы, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, аларның берсе дә бәйрәм митингында катнаша алмады.

Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев чишмәлеләрне Җиңү бәйрәме белән котлады һәм һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алу игълан ителде.

Арытаба чишмәлеләрне Җиңү бәйрәме белән районның Әфганстан һәм Чечня ветераннары советы рәисе Андрей Исаев котлады. Шулай ук беренче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы, укучыларның Н. Кондратьев исемендәге Төбәкара икътисад олимпиадасының йомгаклау

этабында икенче дәрәҗә призер булган Тимур Манаповка да сүз бирелде, ул ветераннарга җиңү яулаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм аларның батырлыгы белән горурлануыбыз турында сөйләде. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр вальс биеделәр һәм ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Арытаба халык агымы Җиңү байрагын күтәреп баручылар артыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә юл тотты. Батырларны хөрмәтләп искә алучылар күп булды, колонна берничә йөз метрга сузылды һәм артуын дәвам итте.

Чәчәкләр салганнан соң чишмәлеләр Тарих-крайны өйрәнү музеенда булдылар. Аның ишек төбендә күчмә күргәзмә оештырылган иде, археологик казу эшләре алып баручы Дмитрий Дунюшкин солдатларның Новгород, Ленинград һәм Псков өлкәләрендә табылган шәхси әйберләрен, снаряд кыйпылчыклары һәм ату кораллары алып килгән.

– Тумышым белән мин Уфадан, күп еллар эзләү эшләре белән шөгыльләнәм, Чишмәгә очраклы гына килмәдек, биредә туганнарыбыз яши, – диде Дмитрий Владимирович.

Дуслык проспектында район хакимияте карамагындагы яшьләр советы әгъзалары «Чишмә» автоклубы белән берлектә Бөек Җиңү көненә автомобиль бизәү бәйгесе оештырды.

– Бу бәйгене дүртенче ел рәттән үткәрәбез, егетләрнең анда ел саен катнашуы шатлыклы, – дип билгеләде автоклуб җитәкчесе Артем Корбанов.

Бәйгедә күбесенчә «ВАЗ» маркалы 30 автомобиль катнашты. Машиналар бу көнне флаглар һәм төрле рәсемнәр белән бизәлгән, ә кемдер машина түбәсен танк көпшәсе сыман ясаган иде.

ДОСААФ һәм Чишмә элеваторы белән берлектә оештырылган кыр кухнясы халыкны карабодай боткасы белән сыйлады.

Бәйрәм чарасы концерт һәм җиңел атлетика кроссы белән тәмамланды.
Читайте нас: