Чишмә районының «Ышаныч» яшьләр үзәге мәгълүматлары буенча, районда эшләүче 34 волонтер җиһазларны көйләргә ярдәм итә. Балигъ яшькә җитмәгән 15 волонтер шул уңайдан үткәрелгән акцияләрдә генә катнаша, ә җиһазлар көйләргә ярдәм итми. Волонтерларның үзләре белән волонтер кенәгәләре бар, таләп иткәндә алар аны күрсәтә. Районның һәр авыл биләмәсендә волонтерлык ячейкалары эшли, сораулар туса анда мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Волонтерлар аңлату эшләре алып бара, ә цифрлы сигнал кабул ителгән урыннарда приставкалар урнаштырырга ярдәм итә, тик алар юлдаш тәлинкәләре куймый. Бу эш белән махсус компанияләр шөгыльләнә.