Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2019, 17:47

Балалар пособиесе

Рәсәйдә балалар пособиесен алу кагыйдәләре үзгәрде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Хәзер беренче һәм икенче балага пособие алу өчен гаризаны аның ата-анасы даими теркәлгән урында гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин. Шул турыдагы закон 12 майда үз көченә керде.

Элек пособиеләр яшәгән урын буенча гына түләнә иде. Хәзер аны алу өчен хәтта вакытлыча теркәлү дә кирәк түгел. Әлеге вакытта якынча 400 мең гаилә беренче һәм икенче балаларына пособие алачак.
Читайте нас: