Республикада Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Җиңү тарихлары» күләмле проекты әзерләнде. 8–11 сыйныф укучылары ветераннар хатирәләренә нигезләнгән 170тән артык видео төшерде. Бу уникаль язмалар җыелмасы 9 майда БСТ телеканалында «Җиңү тарихлары» телемарафоны кысаларында күрсәтеләчәк фильм нигезенә ятты. Түбәндә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.
Гайзулла Әблүзин, Баймак районы:
– Мин бандеровчыларга каршы бәрелешләрдә катнаштым. Бреслав шәһәре янындагы алышларның берсендә Таһир Арсланов исемле егет белән минем янда снаряд шартлады, безне читкә алып атты, мин аңымны җуйганмын. Барысы да мине үлгән дип уйлаган һәм туганнар каберлегендә җирләргә әзерләнгән. Ярый вакытында аңыма килеп, кычкырдым һәм бер солдат тавышымны ишетте. Мине тиз арада госпитальгә озаттылар. Ә районга «похоронка»мны җибәреп өлгергән булганнар, шуңа күрә мин «Хәтер» китабындагы исемлеккә эләктем.
Владимир Пискарев, Салават шәһәре:
– Һавада төньяк балкышы күренде һәм өлкән яшьтәгеләр: «Бу хәерлегә түгел, ниндидер бәла булачак, бәлки сугыш чыгар», дип фаразлады. Сугыш башланырга якынча бер яки ярты ай вакыт калган иде. 20 июньдә мәктәпне тәмамладым, безне клубта җыйдылар һәм бурычларны бүлделәр – печән вакытында кем нинди техникада эшләячәк. Ә эшләр башлангач, директор килүе һәм тиз арада җыелышка чакыруы турында җиткерделәр. Менә шулай безгә сугыш башлануын һәм дошманның көчле булуын хәбәр иттеләр.
Мине тракторчылар курсына җибәрделәр, ә минем фронтка китәсе, танкист буласы килә иде.
«Юк, син танкист булалмыйсың. Танкист булыр өчен җиде сыйныфтан да ким булмаган белем кирәк», – диделәр миңа военкоматта һәм мин укырга юлландым. Имтиханнар тапшырып, бер көн ял иттем дә тагын эшкә керештем.
Тиздән повестка алдым һәм Уссурийскига киттем. Мине рота минометына беренче номер итеп билгеләделәр. Аннары элемтә батальонына радистлыкка укырга күчерделәр. Җиңү көнен мин шунда каршы алдым.
9 майда барлык солдатларны да бер сәгатькә соңрак уяттылар. Гадәттә иртән торганнан соң барысы да шундук физзарядка ясарга йөгерә иде, бу юлы плацка тезелергә куштылар. Чыктык, тезелдек, менә шунда безгә сугыш тәмамлануы турында игълан иттеләр дә инде. Пилоткалар күккә очты, кочаклашулар башланды, офицерлар шәхси коралларыннан һавага ут ачты.
Мария Суздаль, Чишмә районы:
– Мин Волгоградта яши идем. Безне 200 көн бомбага тоттылар, аннары әсирлеккә алып, концлагерьга алып киттеләр. Ярый әле югалмас өчен әниемә ябышырга өлгердем. Фашист лагерьлары тоткыннары башларыннан бик күп кайгы-хәсрәт кичерде. Аеруча балалар – алар бу яшьтә йөгерәләр, уйныйлар, ә бездә... Эт белән полицайлар торган проходной аша без ике ел да җиде ай эшкә йөрдек.
Кара көннәр артта калгач, без урман полосасына чыгып утырдык. Карасак – үзебезнең танклар килә! Атылып чыктык, танкистлар безне – бәләкәй балаларны кочаклыйлар, үбәләр, безгә икмәк бирәләр. Барыбызны да җыеп, зур ашханә оештырып, туйганчы ашаттылар.
Волгоградка алып килделәр, ә анда – хәрәбәләр. Йортлар да, фатирлар да, бернәрсә дә юк. Кайда яшәргә? Ничек яшәргә? Шулай итеп мин Башкортстанга барып чыктым.
Николай Семенов, Бөре шәһәре:
– Бервакыт без ихатада йөгереп уйнаганда баш очыннан 13 немец самолеты очып үткәнен күрдек. Алар Уфага нефть эшкәртүче заводны шартлатырга оча иде. Ялгыштылар, Уфаны узып, ниндидер авылга очып киттеләр. Шул вакытта авария дә булды, поездлар рельсларыннан чыгып очты. Шушы фаҗигадә минем җизнәм һәлак булды, хәбәрсез югалды.
1944 елның маеннан мин 2нче Украина фронтында, Подольск шәһәре НКВДсының 20нче дивизиясендә хезмәт иттем. Күпне кичерергә туры килде. Бервакыт машинабыз боз астына төшеп китте, шофер башы белән кабинаны тиште һәм безне балыкчылар коткарды. Икенче тапкыр тренировка вакытында бер солдатның эчәсе килеп, штыгы елга агымына эләгеп калды. Ә ул вакытта коралны югалткан өчен үлем җәзасы яный иде. Көчкә коткардык.
Гасим Гайсин, Краснокама районы:
– Батальон командиры, подполковник Свистков, ике сугышчыны алып, якындагы авылда ничә дошман булуын белеп кайтырга кушты. Әлеге операция барышында без бер полковникны әсирлеккә алдык һәм полкка алып кайттык. Шуның өчен мин беренче наградама – «Сугышчан хезмәтләре өчен» медаленә лаек булдым. Ләкин алырга өлгермәдем, күзем яраланды. Медальне миңа 66 ел үткәч тапшырдылар – аны Мәскәүгә махсус барып, Дмитрий Медведев кулыннан алдым.
Илья Войновский, Мәләвез шәһәре:
– Мин Белоруссиядә тудым. Беренче сыйныфтан соң мине Германиягә «Освенцим» концлагерына кудылар. Аның турында язылганнар бырысы да чынбарлыкка туры килә. Анда мәетләрне яндыра иделәр. Өлгермиләр, чөнки бик күп яндыралар. Балаларны донор сыйфатында кулландылар. Нигездә, каннарын алдылар. Мин аннан төнен чәнечкеле тимерчыбык астын казып качтым. Бер бакчага барып җиттем, ярымяшел помидор ашап утыра идем, башыма китереп тондырдылар. Ниндидер алачыкта аңыма килдем, бер ир-ат утыра, немец телендә сөйләшә. Мин анда кол хәлендә яшәдем – су сибәргә, бакча утарга ярдәм иттем, ә каядыр киткәндә ул минем кулларны бәйләп, бауга утырта иде. Ә беркөнне, арт ягыма тибеп: «Бар, башкача килмә», дип куып җибәрде. Киттем инде. Аннары мине эләктерделәр. Ничә тапкыр качып тотылганмындыр, исәбе-санын үзем дә белмим.
Лагерьдан өйгә кайткач миннән шайтаннан курыккан кебек курыктылар. Тирә-яктагылар «хыянәтче» дип атады. Әти белән әни дә читләште, миннән котылырга теләделәр. Белоруссиядә авылда яшәгән апам гына ярдәмгә килде. Ул мине үзе белән алып китте, аңарда яшәдем.
Заһит Әхтәриев, Борай районы:
– Барыннан да элек Владивостокка кадәр 75 чакрымлы марш ясау хәтердә калган. Без җиде кеше идек, минометны ат тартты. Мин расчетта беренче булгач, беренче атладым, минем арттан бер-берсенең каешларына тотынып калганнар иярде. Бервакыт мин ахрысы йоклап киткәнмендер, арбадан кулны ычкындырдым һәм өч метр тирәнлектәге чокырга барып төштем. Без шулкадәр арый идек – барган җирдән йоклап китәбез. Яшь буынга киләчәккә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, бердәмлек телим. Нәкъ бердәм булганга күрә без бу коточкыч сугышта җиңә алдык.