Картәтисенең гадәти генә кеше булмаганын дусларымнан ишетеп белә идем. Аларга кунакка баргач, баланың аның турында сөйләгәнне мөкиббән китеп тыңлавына игътибар иткәнем булды. Ул үзенең картәтисенең сугышта катнашуы, һәм гомумән, фронтка барып җиткәнме-юкмы, әллә аларның частен сугыш кырына барып җиткәнче үк бомбага тотканнармы икәнлеге билгесез булса да, аның белән бик горурлана иде.
Сугыш башланганда ул кызның карт картәтисе колхоз рәисе вазифасында эшли. Әллә алыштырырга кешеләр булмый, әллә картрак булганга күрә, аны армиягә алмыйлар. Ул шулай үз җаена гына, сугыш тәмамланганчы колхозда эшли алыр иде. Тик, хатыны искә алуынча, бер көнне эштән кайткач кичке ашны ашаганда ул дәшми генә башын аска иеп утырган-утырган да, карашын күтәрмичә тонык тавыш белән: «Мөнәвәрә, барысы да сугышта, мин авылда калалмыйм, ничек кеше күзенә карармын», дигән. Бу 1942 елның кышы, ил өчен авыр вакытлар була. Шуңа күрә хәрби комиссариатка барып армиягә җибәрүләрен сорагач, үтенечен кире какмаганнардыр. Ул кавалерия частена эләгә, бик яшь булмагач, аны ат караучы итеп куялар.
Бу вакытта аның алты бертуганы да сугышта була, кайберләренә кара кәгазьләр дә килә. Ул чакта әле ул аларның берсенең дә сугыштан кире кайтмаячагын, ә үзе турында якыннарына «хәбәрсез югалды» дигән коры сүзләр сырланган язу киләчәген белми. Әмма бу язу, бәлки исәндер, дигән өмет чаткысы калдыра. Карчыгы йөзгә кадәр яши, гомере буе ирен көтә. Күз нуры – озын буйлы, көчле һәм кыю ире – Әгъзамы ишекне киң ачып, елмаеп кайтып керер дә: «Яле, хатынкаем, табын әзерлә, озак кайттым, арыдым, ачыктым!», дип әйтер кебек тоела. Ул ире эчмәсә дә, бәйрәмнәрдә генә бераз кабып куйса да, бу очракка бер яртысын да хәстәрләп куя (ул 50 елдан артык базда саклана). Шундый кеше эзсез югала димени! Ул бит гражданнар сугышыннан соң ачлык елларда үзеннән көләргә уйлаган хәлле авылдашлары белән бәхәсләшеп, беркем дә урыныннан кузгата алмаган, таш тутырылган ат арбасын урам буйлап тартып барган кеше. Шуның өчен заманына күрә бик кыйммәтле бүләк – бер капчык он ала. Ә колчак гаскәренә бармыйча калган башка авылдашлары белән волостька алып киткәч, ул куллары бәйләнгән бауны яшертен генә учак өстендә яндырып кача, тәне пешеп коточкыч авыртса да сиздерми. Үлемне күп тапкыр хәйләли, әмма сугыш кырында аннан котыла алмый.
Аның әтисез калган ике бәләкәй малае колхозда зурлар рәтеннән эшлиләр, язын басудан җыйган бәрәңге кәлҗемәсе, алабута ашап исән калалар.
Сугыш чоры турындагы менә шушы хатирәләрне тыңлаганда мин дә үземнең картәти-картәниләр, әтием белән әнием турында искә алам: аларның язмышлары да шуңа охшаш! Революция, бөлгенлек, ачлык-ялангачлык, репрессияләр, җир йөзендәге иң куркыныч сугыш, сугыштан соңгы җинаятьчелек... Һәм шул ук вакытта моңа кадәр булмаганча кыска вакытта үткәрелгән индустриализация, сугыштан соң җимерек илне тергезү, тәүге булып галәмгә спутник, аннары кеше очыру, СССРны утыз ел эчендә куәт буенча дөньяда икенче урында торган дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү. Боларның барысына да безнең ата-бабаларыбызның берничә буыны ирешкән.
Сугыш кичергән якыннарыбыз һәм туганнарыбыз турындагы хатирәләр бер-берсенә бик тә охшаш: ул еллар күп кешеләрнең язмышын сындырган, әмма рухын, намусын сындыра алмаган, алар киләсе буыннарга, ягъни безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга Туган илне, азатлыкны саклап калалганнар. Бу тормышта нинди дәрәҗәләргә ирешүебезгә, күпме акчалар алуыбызга карамастан, алардан бераз булса да фидакарьлек, хезмәт сөючәнлек, теләсә нинди авырлыкларны җиңә алу һәм гаять зур уй-фикерләребезне һәм проектларыбызны тормышка ашыра белү үрнәге алсак иде.