Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 12:34

Мәктәптә туклану үзгәрәчәк

Республикада туклануга түләү өчен модульне үз эченә алган автоматлаштырылган бердәм мәгълүмат системасы барлыкка киләчәк.

Төбәк Хөкүмәтендә үткән «Мәгариф сәгатендә» сүз шул турыда барды. Аның өстенлеге күзгә күренеп тора.

Мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хажин сүзләренә караганда, система туклануны оештыру буенча автомат режимда оператив мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк һәм мәгариф оешмаларының отчет эшен киметәчәк. Тагын бер мөһим ягы – ашханәдә акчалата түгел, ә пластик карта ярдәмендә түләргә мөмкин булачак.

Башкортстанның социаль карталар регистры «Укучы картасы» дип аталган үз системасын булдырды, ул иртәнге-төшке аш сатып алу өчен пластик акча янчыгы гына түгел, ә транспорт өчен түләү чарасы (әлегә ул проект тормышка ашырылган Стәрлетамак шәһәрендә генә гамәлдә), һәм шулай ук уку йортына керү өчен электрон пропуск та булачак.

Ата-аналарның шулай ук балаларының мәктәп тормышындагы яңалыкларын белү мөмкинлеге бар. Башкортстанның Сәүдә буенча дәүләт комитетына һәм Социаль карталар регистрына мәгарифнең бердәм мәгълүмат системасын булдыру буенча башланган эшләрне тергезү тәкъдим ителде.

Әлеге вакытта республика мәктәпләрендә туклану оештыруның ике моделе гамәлдә: ул мәгариф учреждениесе көче яки аутсорсинг нигезендә эшкуарлык вәкилләре тарафыннан тормышка ашырыла. Гомумән алганда, укучыларның кайнар ризык белән туклануы өчен 115 оператор җавап бирә. Муниципалитетларда ул төрлечә оештырылган. Мәсәлән, укучылар өчен иртәнге аш бәясе 12 сумнан 61 сумга, төшке ашныкы 20 сумнан 68 сумга кадәр тәшкил итә ала. Бердәм система булмау сәбәпле, күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатына контрольлек итү кыенлаша, укучылар һәм ата-аналар ризасызлык белдергән очраклар да була. Шул ук вакытта намуслы операторлар да бар, аларның тәҗрибәсен республика буенча куллану мөһим. Июньдә яхшы эшләүче операторларның уңай эш тәҗрибәләрен өйрәнү һәм продукциясен тәкъдим итү белән күчмә форум оештыру планлаштырыла. Әлеге вакытта республика укучыларының 73 проценты мәктәптә кайнар ризык белән туклана.

– Һичшиксез, мәктәптә туклану сыйфатын яхшырту таләп ителә. Моның өстендә эшләргә кирәк, һәм бездә бу яклап бөтен мөмкинлекләр бар. Әлеге теманың әһәмиятле булуын аңлау мөһим, чөнки ул турыдан-туры балалар сәламәтлегенә кагыла, – диде Радий Хәбиров. – Туклануны оештыру модельләренә килгәндә исә, алар төрле булырга ихтимал. Шуңа күрә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына нәтиҗәле һәм сыйфатлы булганын сайлау зарур.

Күптән түгел Уфада республика башкаласы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклану мәсьәләсенә яңалык кертү буенча киңәшмә узды. Киләсе елдан башлап Уфа укучыларын яңартылган меню көтә, анда күбрәк яшелчә-җимешләр, салатлар, сөт ризыклары булачак. Туклану бәясе элеккечә кала. Балаларны ашханәдә бертөрле форма кигән азык блогы хезмәткәрләре каршы алачак, шулай ук савыт-саба яңартылачак, аларга билгеле логотиплар төшерелгән булачак.
Читайте нас: