Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 19:41

Керемнәр турында 30 апрельгә кадәр хәбәр итәргә кирәк

Рәсәй Федерациясе Салым кодексының 228 маддәсенең 1нче пунктының 2нче бүлеге, 229 маддәсенең 1нче һәм 4нче пунктларына ярашлы, физик затлар 2016 елның 1 гыйнварына кадәр сатып алынган, милек хокукында кимендә өч ел аларныкы булган милекне 2018 елда сатудан керем алганда, салым органына 2019 елның 30 апреленнән дә соңламый физик затлар керемнәренә салым буенча декларация тутырырга тиеш.

Шул ук вакытта 2016 елның 1 гыйнварыннан соң сатып алынган күчемсез милек объектлары буенча декларация бирү бурычы РФ Салым кодексының 217.1 маддәсенең 3нче һәм 4нче пунктларына ярашлы, күчемсез милек объектына ия булуның иң чикке минималь срогына ярашлы билгеләнә. Күчемсез милек объектына ия булуның иң чикке минималь срогы өч ел тәшкил итә, аларга карата түбәндәге шартларның берсе булса да үтәлә:

1) салым түләүчегә күчемсез милек объектына хуҗа булу хокукы Рәсәй Федерациясе Гаилә кодексына ярашлы, аның гаилә әгъзалары һәм (яки) якын туганнары дип танылган физик затлардан мирас булып калу яисә бүләк итү килешүе буенча бирелсә;

2) салым түләүчегә күчемсез милек объектына хуҗа булу хокукы хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә бирелсә;

3) салым – рента түләүчегә күчемсез милек объектына хуҗа булу хокукы иждивениегә алып гомер буе карау килешүе буенча бирелсә.

РФ Салым кодексының 217.1 маддәсенең 4нче пунктына ярашлы, РФ Салым кодексының 217.1 маддәсенең 3нче пунктында күрсәтелмәгән очракларда күчемсез милек объектына ия булуның иң чикке минималь срогы биш ел тәшкил итә.

2018 ел өчен салым декларациясеннән чыгып исәпләнгән салымны 2019 елның 15 июленнән дә соңламый түләргә кирәк. Сатудан аермалы буларак, башка сәбәпләр буенча фатирны биргәндә (мәсәлән, бүләк итү, милек бүлешү, межалау, утильләштерү һ. б.) раслаучы документлар кушымтасы белән аңлатма язу тапшыру мөһим. Игътибар итегез, салым декларациясе тутырмаган һәм законда билгеләнгән вакытта салым түләмәгән өчен РФ Салым кодексының 119нчы һәм 122нче маддәләрендә штраф түләтү каралган.

Декларацияне түбәндәге адреска җибәрү мөһим: Уфа шәһ., Левитан урамы, 14. Декларацияләр шулай ук Чишмә районы бүлегендә кабул ителә (апрельдә: дүшәмбе – җомга 9дан 18 сәгатькә кадәр, шимбә 10нан 15 сәгатькә кадәр. Майда: дүшәмбе – җомга 9дан 18 сәгатькә кадәр).

Гражданнар барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: 8 (347) 224-82-56, 8 (347) 224-82-82.
Читайте нас: