Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 11:04

Учак ягу чоры түгел

Янгын чыгу һәм үләнгә ут кабуның төп сәбәбе – кеше факторы

Яз җитү белән урамнарны, йорт алларын, җәмәгать урыннарын җыештыру башлана. Бу кирәкле һәм мактауга лаек эш, әлбәттә. Әмма күпләр чүп-чарны төяп түгәргә иренеп, еш кына корылмалар янында гына ут төртәләр.

Хәтта учакны караусыз калдыралар. Арытаба күз алдына китерергә кыен түгел: чаткылар чәчрәп якындагы корылмалар янып китә, әз генә җил иссә, ут әллә кайларга тарала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән тикшереп белүчесе Евгений Гончар хәбәр итүенчә, 2019 елның 22 апреленә Чишмә районы территориясендә үләнгә ут кабу һәм чүп-чар яндыруның 50дән артык очрагы теркәлгән.

– Еш кына ачык яланнарда, юл буйларында, ташландык урыннарда кипкән үләннәрне яндыралар. Коры көндә һәм кинәт җил иссә якында торган йортларга һәм бакча корылмаларына, икътисад объектларына, предприятиеләргә ут кабу куркынычы зур, – дип билгеләде Евгений Викторович. – Мәсәлән, Пенза авылында шулай ут кабып абзар һәм мунча янды. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр йорт янып китүгә юл куймадылар.

15 апрельдә республикада янгын хәвефсезлеге айлыгы башланды. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгыннарны һәм үләннәр яндыруны кисәтү өчен рейдлар һәм патрульләр оештыралар, гражданнарга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында аңлаталар. Әмма еш кына бу да ярдәм итми. Мәсәлән, шушы көннәрдә район гәзите хәбәрчеләре бер авыл зиратында чүп-чар яндыруга шаһит булдылар, моңа кадәр бер көн алдан укучыларыбыз Калмаш сусаклагычы буенда кипкән үләнгә ут кабуы турында хәбәр иткәннәр иде.

– Гражданнар шул рәвешле чүп-чар яндыруның үзләренең һәм күршеләренең каралты-курасына хәвеф тудыруы турында онытып, янгын хәвефсезлеге мәсьәләсенә карата битараф калалар, – дип дәвам итте Е. Гончар. – Моннан тыш, үлән баскан ташландык участоклар бик күп, анда ут капкан очракта, аның зур мәйданнарга таралу куркынычы бар.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсенә ярашлы гражданнарга 2–3 мең сумга, вазифаи затларга 6–15 мең, юридик затларга 150–200 мең сумга кадәр штраф салына. Муниципаль берәмлек территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелгән булса, штрафлар күләме икеләтә арта. 250 мең сумнан артык зыян килгәндә, каза күрүчеләр булганда, гаеплеләргә җинаять җаваплылыгы яный.

Читайте нас: