Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 17:59

Флюорография һәм УЗИ – якында гына

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча 22 апрельдә республикада «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе башланды.

Бу акциянең максаты – авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү.

…Кояшлы дүшәмбе иртәсендә Алкин-2 авылындагы табиблык амбулаториясе янында ыгы-зыгы, бирегә зур машиналар килеп туктаган, алар янына иртәдән чират тезелгән.

Бу көнне республикада биш маршрут буенча: Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белоретка биш автопоезд барды. Октябрьский маршрутындагы автопоезд график буенча апрель ахырына кадәр Чишмә районы халкын хезмәтләндерәчәк.

– Табиблар бригадасы, нигездә, Чишмә районы дәваханәсе белгечләреннән тора. Өч күчмә модуль: Октябрьский шәһәреннән күчмә сәламәтлек үзәге, күчмә флюорограф һәм Бәләбәйдән ФАП катнашты, – дип билгеләде Октябрьский маршруты буенча координатор, Октябрьскийнең беренче шәһәр дәваханәсе баш табибы

Сергей Иванов. – Модульле үзәкләр сәгать тугызга килде, җиһазларны кабызгач һәм кабиналар җылынгач сәгать унда гражданнарны кабул итү башланды. Минем бурыч – модульле үзәкләр эшен контрольдә тоту, эш графигын үтәү, урындагы белгечләргә инструктаж үткәрү.

Күчмә модульләрдә халык флюорография, корсак куышлыгына УЗИ, маммография үтә, гинекологка күренә һәм консультация ала.

– Мин УЗИ һәм флюорография үтү өчен килдем, – дип сөйләде хәрби шәһәрчектә яшәүче пенсионер Александр Тихонов. – Бик уңайлы бит, нигә әле бу очрактан файдаланмаска, беркая да барырга кирәкми – килеп күренәсең дә кайтып китәсең. Табиблар килүе турында игъланнан укып белдем, безнең фельдшер да шалтыратып чакырды.

Табиблык амбулаториясе бинасында офтальмолог, ЛОР, невролог, терапевт, педиатр, онколог, хирург кебек белгечләр кабул итте. Һәр кабинет янында керергә чират торучылар булды.

– Әлеге акция күбрәк чирләрне кисәтү юнәлешендә үтә. Халыкка юлдан килеп район дәваханәсендә диспансерлаштыру үтү авыр булса, аны якында гына үтәргә мөмкин, – диде Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.


Безнең белешмә

Күчмә бригада составында 12 табиб һәм 15 шәфкать туташы. 22 апрельдә планлаштырылган 100 кеше урынына 341 пациент кабул ителгән, 312 төрле тикшерү (кан-бәвел анализлары, ЭКГ, флюорография, УЗИ һ. б.) үткәрелгән. 23 апрельдә 406 кеше кабул ителгән, 355 тикшерү үткәрелгән.
Читайте нас: