Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2019, 12:17

Ветераннар советы пленумы үтте

Камил Моратов
Шушы көннәрдә Чишмә районының сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы пленумы үтте, аның эшендә Чишмә районы хакимияте башлыгы

Ф. Уразмәтов, шәһәр һәм авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, район хезмәтләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар хәрәкәтләре активистлары катнашты.

Ветераннар советы рәисе Ф. Әсәдуллин «Башкортстан Республикасының Чишмә районында 2025 елга кадәр Рәсәй Федерациясендә Өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясенең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыру турындагы» доклад белән чыгыш ясады. Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге начальнигы

Р. Мәгъсүмовка, Рәсәй Пенсия фондының Чишмә районы идарәлеге начальнигы И. Бәхтияровка, Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары В. Латыйповага, Күп функцияле үзәк бүлекчәсе мөдире Д. Байбуринага өлкән буынны медицина, пенсия һәм социаль хезмәтләндерү, закон буенча тиешле ташламалар белән тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнүе турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясау өчен сүз бирелде, фикер алышуларда шулай ук А. Мансуров та катнашты.

Пленумның эш йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителде. Соңыннан ветераннар алдында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ф. Уразмәтов чыгыш ясады. Аерып әйткәндә, ул Чишмә районының социаль-икътисади үсеше өчен нәрсәләр эшләнүе турында сөйләде, ветераннарны арытаба да яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашырга чакырды.
Читайте нас: