Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2019, 14:15

Мәктәптә шахмат дәресләре булачак

Республика мәктәпләрендә шахмат дәресләре кертеләчәк, әлеге вакытта педагоглар әзерләнә.

Шушы көннәрдә балаларны бу мавыктыргыч интеллектуаль уенга өйрәтү буенча күнекмәләр алган тыңлаучыларның икенче чыгарылышы булды.

60 кеше таныклык алды, алар арасында укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре бар. Дәресләр Башкортстан Республикасының Мәгариф үсеше институтында үтте.

Исегезгә төшерәбез, төбәк мәктәпләрендә шахмат дәресләре кертүне Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Ул бу турыда агымдагы елның февралендә үткән «Взлетай!» беренче мәгариф форумында әйтте. Шахмат курсларын «Толпар» спорт клубы, Мәгариф үсеше институты һәм Башкортстан Республикасының Шахмат федерациясе оештырды. Мондый квалификация күтәрүне кварталга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Теләк белдерүчеләр күп булуга карамастан, февраль аенда 43 педагог кына укый алган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, курс тыңлаучыларны ике төркемгә бүлгәннәр: беренчесендә шахмат уйный белүче балаларны өйрәтү, икенчесендә 64 шакмаклы такта серләре белән яңа гына танышачак балалар белән эшләү ысулларына басым ясалган.

Педагоглар шулай ук ярышлар үткәрү кагыйдәләрен, бу эштә ярдәм итүче һәм материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген арттыручы компьютер программаларын өйрәнделәр. Укытучылар электрон шахмат сәгатьләрен дөрес көйләү, ярышларда бәхәсле мәлләрне хәл итү, дәрес үткәргәндә шахмат уйнарга өйрәтү программаларын куллану турында белделәр.

Программада, лекцияләрдән һәм практик дәресләрдән тыш, Уфа шәһәренең 91нче гимназиясе укучысы, Халыкара шахмат федерациясе мастеры, «Сириус» бөтенрәсәй мәгариф үзәге тыңлаучысы 16 яшьлек Тигран Мөхетдинов белән бер үк вакытта уйнау сеансы үтте. Икенче агымга муниципалитетлар вәкилләре керде.

Аклы-каралы тактада шахмат уены хәтерне, логикага нигезләнгән фикерләүне, күзаллауны яхшырта, тырышлык, игътибар, максатка омтылучанлык тәрбияли. Бала логикага нигезләнеп нәтиҗә ясарга – үзаллы фикер йөртергә өйрәнә.
Читайте нас: