Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2019, 15:47

Сайлаучылар мобильрәк була бара

Башкортстан Башлыгын сайлаганда Мәскәүдә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Моның өчен илебез башкаласында 30 цифрлы участок ачылачак, анда республика халкын һәм Бердәм тавыш бирү көнендә губернаторлар сайлаучы башка төбәкләр вәкилләрен көтәләр.

Шушы көннәрдә Дәүләт думасы бу мөмкинлекне булдыручы закон проектын беренче укуда кабул итте. Әлеге көндә дөньяда моңа охшаш система юк һәм ул «Мобиль сайлаучы» ресурсларын киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Бу мөмкинлектән файдалану өчен «Дәүләт хезмәтләре» аша үз сайлау участогыңнан таныклык алырга һәм 8 сентябрьдә Мәскәүдә эшләячәк 30 участокның берсен сайларга кирәк. Әлегә ул сынап карау режимында, әмма системага зур өметләр баглана.

Эксперимент уңышлы булган очракта аны бөтен ил буенча куллану ихтимал, ул вакытта 2021 елга мондый сайлау участоклары саны 5 меңгә кадәр артачак. Тавыш бирү урыннары техник чаралар, шул исәптән электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылачак.

Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко эш визиты белән Башкортстанга килгәч, мөмкинлекләрне киңәйтү турында сөйләде. Ул тагын бер файдалы яңалык: участок сайлау комиссиясе эшен планлаштырырга, аны оештыру дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирүче интерактив эш блокноты белән таныштырды. Ресурс документлар тутыру эшен дә җиңеләйтергә тиеш.

Аның сүзләренә караганда, QR-код белән беркетмә ясау, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы ярдәмендә тавыш бирү, участок һәм территориаль сайлау комиссияләрендә видеокүзәтү кебек технологик яңалыклар үзен яхшы яктан күрсәткән, киләчәктә алар Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаганда да кулланылачак.

Евгений Шевченко Уфада БР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында катнашты, аның барышында Башкорт дәүләт университетының Хокук институты директоры Илона Макаренко Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды. Аның кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирелде.

– Илона Макаренко Мәскәүдә булды, Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, комиссия әгъзалары белән очрашты, һәм без утырышта аны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайларга тәкъдим иттек. Аның биографиясен төптән өйрәндек. Аның гомере Башкортстан белән бәйле, ул хокук белгече, Рәсәй һәм республика законнарын яхшы белә. Әлеге вакытта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе нәтиҗәле эшли. Республика башлыгын сайлауны законга ярашлы үткәрерсез, дип ышанам. Моның өчен комиссиянең барлык мөмкинлекләре бар, – дип Евгений Шевченко сүзләрен тапшыра «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: