Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2019, 13:23

Ана булу сәләтне ача

«Башкортостан» телерадиокомпаниясе Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә республиканың һәвәскәр хатын-кыз рәссамнары өчен үзенчәлекле күргәзмә үткәрә.

Камил Моратов
Анда катнашу өчен бөтен республика буенча һәвәскәр рәссамнар – сабыйлары тугач тормышлары үзгәргән, яңа хис-тойгылары рәсемнәрдә чагылыш тапкан әниләр чакырыла.

Күргәзмә төбәк башлыгы җитәкчесенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова башлангычында үткәрелә. Ул үзе дә әни булгач рәсем ясау белән шөгыльләнә башлаган һәм бик күп фикердәшләр тапкан.

– Чынлап та, күп кенә әниләрнең нәкъ бала көткәндә яки сабыйлары туганнан соң рәсем ясый башлавын белеп гаҗәпләндем. Ә Башкортстан Республикасы сәләтле кешеләргә бик бай! Үзем барырга туры килгән һәр районда һөнәри һәм һәвәскәр рәссамнар белән танышам, шуңа күрә, шундый хатын-кызларны хуплау фикере туды, – дип бәйге идеясе барлыкка килү турында аңлатты ул.

«Ана булу сәләтне ача» күргәзмәсе махсус белеме булмаган хатын-кызларның иҗади сәләтен тормышка ашыру, шулай ук яңа талантларны ачыклау мөмкинлеге бирә!

Картинаны акварель, гуашь, пастель, балавызлы акбур, төсле яки гади каләм белән ясарга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен семьярб.рф сайтына керегез, кагыйдәләр белән танышыгыз, анкета тутырыгыз, һәм үз эшләрегез фотосын электрон хатка беркетегез. Боларның барысын да электрон почтага (mama–[email protected]) җибәрергә яисә үзегез яшәгән урын буенча «Гаилә» үзәгенә илтергә кирәк. Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә.
Читайте нас: