Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 17:32

Мәктәптә ризык сыйфатлы булырга тиеш

Җәмәгать советы әгъзалары Чишмә укучыларының ничек туклануын тикшерде

Мәктәптә сыйфатлы кайнар ризык белән туклануны оештыру мәгариф өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки балаларның сәламәтлеге генә түгел, белем алу сыйфаты да, кайсыдыр дәрәҗәдә, мәктәптә туклануның никадәр дөрес оештырылуына бәйле.

Чишмә районы хакимияте карамагындагы Җәмәгать советы әгъзаларыннан торган комиссия апрель дәвамында мәктәпләрдә туклану буенча нинди шартлар оештырылуын тикшерәчәк. Үткән пәнҗешәмбе алар Алкин-2 һәм Уразбахты мәктәпләрендә булдылар. Җәмәгать советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм бәйсез эксперт Зинур Усеев, «Туклану үзәге» җәмгыятенең баш технологы Нурания Урманова һәм мәгариф идарәлеге технологы Инга Лукашенко катнашлыгындагы комиссия Алкин-2 мәктәбе ашханәсендә булды, алар беренче чиратта биредә ямьле һәм чиста булуын билгеләделәр. Мәктәптә туклануны оештыру өчен җаваплы хезмәткәр Гүзәл Турьяновага бер-бер артлы сораулар яуды, җавап биреп кенә өлгер. Менюга, калдыкларга һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирелде. Радик Рәшит улы укучылар янына килеп, мәктәптә пешерелгән ризык ошыймы, менюда нәрсәләр булуын теләр идегез, дип сорашты.

– Мәктәптә 537 укучы белем ала, аларның 49ы аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдән, 25 баланың сәламәтлек мөмкинлеге чикле. Балаларның ташлама алучы бу ике категориясенә башкачарак ризык бирелә, – дип сөйләде Гүзәл Кавис кызы.

– Укучылар сыйныфлар буенча графикка ярашлы туклана. Сыйныф җитәкчеләре балаларны ашханәгә озата бара. Укучылар өчен кайнар ризык пешерелә, ул алар килер алдыннан гына өстәлләргә куела. Шәфкать туташы көн саен иртән һәр ризыкны тикшерүгә ала. Мәктәп ата-аналар комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аның әгъзалары ризык сыйфатын белү өчен теләсә кайсы вакытта ашханәгә килә ала.

Комиссия әгъзалары халатлар һәм бахила киеп ашханәгә керде, биредә пешекче аларга яңа плитәләрне, яшелчә кисү, бәрәңге чистарту өчен җайланмаларны күрсәтте. Азык-төлек сакланган барлык суыткычларны, туңдыргычларны, ризыкларны саклау вакытын һәм шартын, яшелчә-җимешләр сакланган складны карадылар. Барысы да нормага тәңгәл килә.

– Косметик ремонт булса да кирәк, әлбәттә. Аны озакка сузмый ясарга тырышырбыз, – диде туклану үзәгенең баш технологы.

Уразбахты мәктәбендә 65 укучы белем ала, аларның барысы да мәктәптә туклана. 17 бала аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдән һәм дүрт баланың сәламәтлек мөмкинлеге чикле.

Радик Рәшит улы менюны тикшерде, комиссия әгъзалары ашханәне карап чыктылар. Балаларның ризык тарату тәрәзәсе янында өелеп торуына кисәтү ясалды.

– Кизү торучыларны билгеләгез, тәлинкәләрне алдан тезеп куйсыннар, – диде Нурания Салихҗан кызы. Һәм балаларга кулларын юарга кушты.

Мәктәп ашханәсе пешекчесе комиссияне азык блогына алып керде. Биредә азык-төлекне саклау шартлары үтәлә, күптән түгел яңа җиһазлар: плитәләр, иттарткыч, кул югыч, яшелчә кисү өчен җайланмалар кайтарылган. Ит һәм балык маркировкалы туңдыргычларда саклана. Кухня хезмәткәре авырып киткән, шуңа күрә әлегә пешекчегә берүзенә эшләргә туры килә.

– Бездә мәктәп тормышында катнашучы ата-аналар комитеты бар. Кайвакыт алар балаларны ашатуның ничек оештырылуын карарга киләләр. Укучылар барыннан да бигрәк аш яраталар, боткага бик исләре китми, – диде мәктәп директоры Алсу Миңнебаева.

Инга Витальевна әлеге ашханәне цехларга бүләргә кирәк, дип билгеләде. Мәктәп идарәлегенең генә көченнән килмәве сәбәпле, мондый мәсьәләләрне бергә хәл итү мөһим.

Арытаба комиссия әгъзалары «Туклану үзәге» җәмгыятендә булды, Нурания Салихҗан кызы анда ярмалар үлчәү цехын, һәр мәктәп өчен атналык рацион әзерләп куелуын күрсәтте. Рефрижераторларда температура режимы саклана: туңдыргычларда – минус 18, суыткыч камерада +4 градус.

Өстәп шуны әйтү мөһим, биш көнлек укуга күчү сәбәпле, мәгариф идарәлегенә һәм «Туклану үзәге» җәмгыятенә укучыларның мәктәптә булу вакыты артуын исәпкә алып, киләчәктә менюны үзгәртергә кирәк булачак.
Читайте нас: