Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2019, 17:51

Аеклык өчен – ярты миллион

Халкы спиртлы эчемлекләрдән баш тарткан торак пункт ярты миллион сум акча алачак.

Республикада сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү, алкоголь куллануны кисәтү системасының нәтиҗәлелеген күтәрү максатында «Аек авыл» бәйгесе игълан ителде. Икенче урын өчен 250 мең сум «бонус», өченче урынга 150 мең бирү каралган. Аеклык өчен көрәшү ике этапта үткәрелә. Беренчесе – 10 апрельдән 31 августка кадәр районнар арасында, анда барлык авыллар һәм биләмәләр катнаша ала. Җиңүчеләрне республика этабында үтәчәк бәйге көтә. 30 ноябрьгә кадәр бәйгегә йомгак ясалачак. Җиңүчеләр Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм акчалата бүләк алачак. Аны авыл биләмәсе үсешенә тотарга мөмкин булачак.

Бәйге шартлары буенча, финалга чыккан 10 торак пункт шулай ук 30 мең сум күләмендә матди ярдәм алачак. Моннан тыш, оештыру комитеты бәйгенең икенче этабында район хакимиятләре, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм аек тормыш рәвеше алып барырга өндәүче башка кешеләр (укытучылар, журналистлар, пенсионерлар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре) арасыннан 20 активистны билгеләячәк, аларга Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин билгеләвенчә, акциягә зур урында эшләгән кешеләрне, журналистларны, халыкка билгеле булган шәхесләрне җәлеп итү ниятләнә, алар үзләре үрнәгендә аек тормыш рәвеше алып барырга өндәячәк. Аның фикеренчә, проблеманы хәл итүгә җәмәгать эшендә катнашучылар гына түгел, шулай ук арытаба мөһим закон актлары кабул итү яки башка төрле документлар әзерләү өчен урындагы һәм дәүләт власте органнары да кушылачак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 12 майга кадәр түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: [email protected]. Бәйге шартлары Бөтендөнья башкортлар корылтаеның рәсми сайтында (http://kurultay-ufa.ru/ru/) язылган.

Күптән түгел республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сабантуйларда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, «Соңгы кыңгырау» көнендәге кебек, спиртлы эчемлекләр сатуны туктатып торырга кирәк.
Читайте нас: