- Шөнгәккүлдә Көнбатыш урамындагы 2нче йорт подъездында беркайчан да ремонт булмагандыр, мөгаен, стеналарына нәрсә генә төшерелмәгән...
Надежда Емец, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге:
– Чынлап та, Көнбатыш урамындагы 2нче йорт подъездлары күптәннән ремонт күрмәгән. Әлеге күп фатирлы йорт 2019 елда подъездларны капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелгән. Ремонт үткәрү вакыты – 10 марттан 1 ноябрьгә кадәр.
- Чүп машинасы килде дә контейнерларны бушатып китте, ә коелган чүп-чар шунда калды. Җыештырулары менә шул булды...
Надежда Емец, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге:
– Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның яңа системасына күчкәндә тәүге көннәрдә чынлап та контейнер мәйданчыкларның чиктән тыш тулуына юл куелды. Чүп-чар 2 гыйнвардан башлап чыгарыла. 8 гыйнвардан соң контейнер мәйданчыкларын көн саен йорт алдын җыештыручылар тәртиптә тота.