Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2019, 16:33

Алдан ук хәстәрен күрегез

Башкортстан халкы әледән үк 20 федераль каналны бушлай һәм югары сыйфатта карый ала.

Цифрлы телевидение – бөтен дөньяда телевидение үсешенең яңа этабы. Әлеге вакытта гамәлдә булган аналог телевидение сурәт һәм тавыш сыйфаты буенча цифрлыдан күпкә калыша. 3 июньдә Башкортстан Республикасында аналог форматтагы федераль телеканаллар программалары, бүгенге кебек, күрсәтмәячәк. Ягъни, мәсәлән, «Россия» яки «НТВ» телеканалларында кара экран барлыкка килергә ихтимал. Шуңа күрә әледән үк цифрлы телевидениегә күчү турында хәстәрлек күрү мөһим. Әгәр «Беренче каналда» өске уң як почмакта «А» хәрефе торса, димәк: сездә я үткән буын аналог телевизор һәм шуңа күрә цифрлы приставка кую мөһим, яисә яңа телевизордан карасагыз да, ул цифрлы сигнал кабул итү режимына күчерелмәгән – бу очракта телевизорны көйләргә кирәк.

Әмма Чишмә районында бар халык та цифрлы телевидение кабул итүгә әзер түгел. Бу телесигналны тыштагы яки бүлмәдәге антеннага кабул итүчеләргә кагыла. Кабельле, юлдаш яки IP-TV булганнарга борчылыр өчен сәбәп юк.

Чишмә телевидениесе директоры Наталия Аникина хәбәр итүенчә, безнең районның зур өлеше цифрлы тапшыруларны кабул итү зонасына керә. Шөнгәккүл авыл Советының 3 торак пункты – Урта Усман, Пасяковка авыллары, Нижний хуторы һәм Чувалкип авыл Советының Кызылгы авылы әлеге зонага керми. Бу авылларда кабельле яки юлдаш телевидениесе кулланырга мөмкин.

Юлдаш телевидениесе операторлары (НТВ+, «Телекарта» һәм МТС) цифрлы телевидение тапшырулары барып җитмәгән торак пунктлар өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга махсус ташламалар тәкъдим итә.

– Цифрлы телевидение – ул телевизордан күрсәтеләчәк бушлай 20 канал. Бу максат өчен һәр җирдә телевышкалар куелган, – дип аңлатты «ТВ центр» сервисы белгече Вадим Мусин. – Әмма сигнал барып җитмәгән урыннар да бар. Биредә бер генә юл – юлдаш антенналары куясы кала. Моның белән «Спутниктелеком» җәмгыяте шөгыльләнә.

Белгечләр шулай ук 2014 елдан соң чыгарылган барлык телевизорлар да цифрлы каналларны өстәмә җиһазсыз тота алмый, дип хәбәр итә. Бу телевизорда DVB-T2 тюнер булганда гына ихтимал. Цифрлы телевидение күрсәткән урында яшәп тә, телевизорда әлеге функцияләр булмаса, приставка сатып алу мөһим, аның бәясе 900 сумнан башлана. Приставка махсус кибетләрдә сатыла, сезгә аны көйләп һәм ничек кулланырга кирәклеген дә өйрәтеп бирәчәкләр.

Чишмә районында махсус кибетләрдә һәм Рәсәй Почтасы бүлекчәләрендә цифрлы приставкалар һәм юлдаш җайланмалары комплектлары халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек күләмдә бар.

– Чишмә районында гражданнарның ике категориясенә: пенсияләренә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга һәм балаларына ай саен пособие алган аз тәэмин ителгән гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Әлеге вакытта шундый 10 пенсионер һәм алты гаилә яңа җиһаз сатып алу чыгымнарына компенсация алачак, – дип билгеләде Наталия Сергеевна.

Цифрлы сигнал барып җитмәгән урыннарда яшәүче, дәүләт ярдәме алучыларга бәясе 6000–6500 сум торган юлдаш антенналар бушлай куелачак. Әлеге вакытта Пасяковка авылында шундый антенналар урнаштыруга ике гариза бар. Ә цифрлы тапшырулар барып җиткән урында яшәүче ташлама алучы гражданнарга цифрлы приставка сатып алу өчен 1 мең сумга кадәр ташлама һәм компенсация бирү каралган.

Бу категориягә кергән халыкка тиешле документларны җыеп Күп функцияле үзәккә (МФЦ) илтү мөһим.

Районда волонтерлар, авыл Советлары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә цифрлы ТВ мәсьәләләре буенча аңлату кампаниясе бара. 238 волонтер шулай ук телевизорлар һәм приставкаларны көйләргә ярдәм итә.

Башкортстан телевидениесе программаларын караучылар цифрлы приставка куелганнан соң «БСТ»сыз калмаячак. Тармаклы антенна куелса, федераль каналлар приставка аша, ә «БСТ» турыдан-туры телевизор антеннасыннан күрсәтәчәк. Ә юлдаш телевидениесен тоташтырганда «БСТ» булган телеканаллар пакетына игътибар итәргә кирәк.
Читайте нас: