Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 11:24

Без үсеш юлыннан барабыз

Башкортлар корылтаена делегатлар сайланды

Римма Карагулова
3 апрельдә Балалар сәнгать мәктәбендә башкортлар корылтае үтте.

Районның башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзалары, авыл биләмәләре, мәгариф һәм мәдәният, җәмәгать оешмалары, Татарлар конгрессы һәм Руслар соборы җәмәгать оешмаларының урындагы бүлекчәләре вәкилләре, дин әһелләре башкорт халкы үсеше стратегиясе, башкорт телен саклап калу һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаеның V съездына делегатлар сайлау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелдылар.

Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов делегатлар алдында чыгыш ясап, милли гореф-гадәтләрне, телне саклап калу мөһимлеге һәм моның өчен районда нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Ул шулай ук барысын да республика барлыкка килүнең йөз еллыгы уңаеннан котлады һәм чишмәлеләрнең Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүен ассызыклады.

Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Заһир Ишкин Бөтендөнья башкортлар корылтае эшчәнлеге, гамәлгә ашырылучы программалар һәм планнар, аерым алганда, башкорт халкының үсеш стратегиясе эшләнүе турында сөйләде, һәм бу эштә актив катнашырга, тәкъдимнәр кертергә чакырды. Ул шулай ук Интернетта башкорт секторы булачагы турында хәбәр итте.

Чишмә районы Башкортлар корылтаеның башкарма комитеты рәисе Камил Яппаров үзенең отчет докладында милли сәясәт мәсьәләләрен хәл итү мөһимлеген ассызыклады, аеруча игътибар таләп ителгән проблемаларны билгеләде, киләчәккә планнар белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, райондагы демографик хәл зур борчылу тудыра, яшьләр авылда төпләнеп калсын өчен чара күрү, эчкечелеккә һәм җәмгыятьтәге әдәпсезлеккә каршы көрәшү мөһим.

Корылтайда шулай ук Бөтендөнья башкортлары корылтаеның төбәкләр белән эшләү буенча бүлеге начальнигы Алсу Сиргалина, «Мең ыруы берлеге» Төбәк җәмәгать оешмасы Советы рәисе Әхнәф Тимергалин чыгыш ясады.

Фикер алышуда Корылтай делегатлары һәм теләге булган һәркем катнаша алды. Чыгышларында аларның туган як язмышы өчен борчылулары күренеп торды. Аерым алганда, башкорт телен саклап калу, мәдәниятне үстерү, юлларны төзекләндерү, табигатьне һәм саф чишмәләрне саклау проблемалары күтәрелде. Безнең республикадагы иң абруйлы җәмәгать оешмаларының берсе булып торган Бөтендөнья башкортлар корылтае, алар фикеренчә, туган телне саклап калу һәм үстерү, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне тергезү, шулай ук социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык итү өчен зур көч салырга тиеш.

Делегатлар башкарылган эш йомгаклары буенча корылтай резолюциясен кабул иттеләр.

Корылтайда Чишмә районының башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Камил Яппаров һәм аның урынбасары Рәфис Карагулов 28–29 июньдә Уфада үтәчәк V Бөтендөнья башкортлар корылтаена делегат итеп сайландылар. Анда шулай ук район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов та катнашачак.
Читайте нас: