Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 11:23

Акчага алмашка – пластик карта

Пластик банк карталары акча белән түләүне «кысрыклап», киң кулланылышка керә бара.

Башкортстанның Милли банкы узган ел нәтиҗәләре буенча гына да республика халкының 805 миллион тапкыр пластик карта ярдәмендә түләвен исәпләп чыгарган. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 34 процентка күбрәк. 2018 елда операцияләр суммасы 1521 миллиард сум тәшкил итте, бу үткән елдагыдан 27 процентка күбрәк.

Статистикага ярашлы, республикада 100 сумның 64е турыдантуры акча түләмичә, карта ярдәмендә күчерелгән, дип хәбәр итә Милли банкның матбугат хезмәте. Шул ук вакытта түләүләрнең 90 проценты – ул күрсәтелгән хезмәтләргә, товарларга түләү һәм акча күчерү. Республика халкы әйбер сатып алган өчен пластик карта ярдәмендә 386 миллиард сум түләгән. Картадан картага күчерү суммасы якынча 581 миллиард тәшкил иткән. Кулга 549 миллиард сум акча алынган.

– Статистика буенча уртача алганда, Башкортстанда яшәүчеләр үз исәбеннән акча алуга караганда, карта белән җиде тапкыр ешрак кулланган. Шул ук вакытта картадан картага күчерүнең артуы күзәтелә, – диде Башкортстанның Милли банкы управляющие Марат Кашапов. – Тиз арада түләү системасының үсеше дә карта белән исәп-хисап ясауның артуына булышлык итәчәк, аның ярдәмендә, акчаның кайсы банкта булуына карамастан, үзеңнең бер исәптәге акчаңны икенчесенә яисә башка кешегә күчерергә мөмкин булачак. Шулай ук якын киләчәктә, гражданнарның юридик затлар файдасына түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылгач, карта ярдәмендә түләү тагын да артыр, дип көтәбез.

Күптән түгел Visa һәм Mastercard түләү системаларының Рәсәй банкларына контактсыз карталар гына чыгарырга кушуы билгеле булды. Visa карталары агымдагы елның 13 апреленнән яңа кагыйдәләр буенча чыгарыла башлаячак, ә Mastercard тулысынча 2021 елның 12 апреленнән күчәргә планлаштыра.

Әйткәндәй

Тәүге түләү карталары 150 ел элек барлыкка килгән. Башта алар кәгазьдән һәм тимердән булган. Якынча 50 ел элек кенә пластиктан ясала башлаган. Рәсәй тарихына күз салсак, безнең илдә пластик карта белән беренче тапкыр 1991 елның 21 сентябрендә кулланганнар. Нәкъ шул көнне Кредобанк чыгарган Visa картасы белән Мәскәүдә «Калинка-Стокманн» кибетеннән бер тартма сыра алынган.
Читайте нас: