– Чишмә поселогының Киров урамындагы 56нчы йорт алдындагы балалар мәйданчыгына «Жилсервис» җәмгыятенең идарә итүче компаниясе тарафыннан 2017 елда таганнар куелды, 2018 елда тирә-ягына койма тотылды. Әлеге вакытта анда балаларга уйнау өчен җиде төрле элемент бар. Йорт комитетына мәйданчыкка яңа элементлар кую турында халык белән киңәшләшеп, безгә, идарә итүче компаниягә, мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм.