Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2019, 11:52

Шунда ук университетның икенче курсына…

Медицина училищеларын тәмамлаучыларга югары уку йортларында уку вакытын кыскартырга һәм шунда ук икенче курска алырга тәкъдим иттеләр.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу турыда «Торатау» Конгресс-холлда үткән Рәсәй президенты карамагындагы Гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында сөйләде. Бу чара сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәчәк, дип билгеләде ул.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, студентлар медицина училищесында укыганда төпле белем ала. Тик медицина университетында бу исәпкә алынмый, һәм булачак табиблар янә беренче курстан укый.

– Бу турыда экспертлар белән сөйләштек. Студентларның беренче курска түгел, ә икенче яки өченче курска алыну мөмкинлеге булса, бу уку вакытын кыскартачак, укыган өчен азрак түләргә туры киләчәк, һәм дипломны да тизрәк алачаклар. Аларның күбесе медицина өлкәсендә калачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Төбәк җитәкчесе шулай ук әлеге вакытта финанслау проекты әзерләнүен, аның ярдәмендә медицина училищесын тәмамлаучыларның югары уку йортларында белем алырга мөмкинлеге булачагын хәбәр итте.

– Тормыш шулай корылган, яшьләр медицина училищесын тәмамлау белән шәфкать туташы булып эшли башлыйлар. Күпчелек очракта алар бай булмаган гаиләләрдән, – диде Радий Хәбиров. – Күбесенең югары уку йортында уку өчен көч-куәте бар, әмма укыган өчен түләү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә медицина училищесын тәмамлаучылар алты-җиде ел Уфада укып, үз ягына эшкә кайта алсын өчен финанслау мөмкинлекләре турында уйлыйбыз.

Медицина оешмалары һәм район хакимиятләре белән берлектә кадрлар җитмәү проблемасын бетерү буенча юл карталары расланган. Аерып әйткәндә, социаль ярдәмнең төрле чараларын күрсәтеп ел саен табибларны эшкә җәлеп итү буенча 2021 елга кадәр йөкләмәләр алынган. Болар – эшкә урнашканда аякка басу өчен акча бирү, өстәмә түләүләр, «Земство докторы» программасында катнашу, фатир биреп торак проблемаларын хәл итү, эшләгән урыннан яисә социаль найм килешүе буенча торак бирү, шәхси торак төзү өчен җир участогы бүлү. Уку йортларын тәмамлаучы студентлар кадрлар җитмәгән урыннарга эшкә бара. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт медицина университетының төрле курсларында районнардан килгән 4005 студент белем ала. Якындагы өч елда аларның 1050сен район һәм шәһәр дәваханәләренә эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Читайте нас: