– Лесной авыл Советы биләмәсендә биш балалар мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы бар, анда төрле чаралар үткәрелә. Алкин-2 мәктәбендә сигез иҗади берләшмә эшли (144 укучы йөри), баскетбол, футбол, лапта, спорт уеннары буенча секцияләр оештырылган, анда 289 кеше шөгыльләнә. Клуб бинасы начар торышта, ул РФ Оборона министрлыгы балансында тора. Рөхсәтсез түгелгән чүп-чар белән проблема бар, авылның намуссыз халкы чүп-чарны урман тирәсенә ташлый. Ул хәрби хезмәткәрләр һәм авыл халкы көче белән тазартыла. Документлар буенча Платонов урамындагы юлга комлы таш җәелгән. Көздән биредә чокыр-чакырлар ямалган иде, материалы – вак таш. Халык авылны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән биләмә депутатына яисә хакимиятенә мөрәҗәгать итә ала (тел. 8 (34797) 2-39-81).