«Бердәм Рәсәй» депутаты Андрей Барышев Дәүләт думасына вакытны күчерергә тәкъдим итүче закон проекты керткән, дип хәбәр итә «РБК» агентлыгы. Закон проектына аңлатма язмада билгеләнүенчә, бу вакытны исәпләүнең уңайлырак системасын кертергә мөмкинлек бирәчәк: тәүлекнең нәтиҗәле файдаланылган якты вакыты бер елга 200 сәгатькә диярлек артачак.
Парламентарий фикеренчә, бу рәсәйлеләр сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак, аларның тормыш сыйфатын, эшкә сәләтлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырачак. Депутат сүзләренә караганда, астрономик параметрларны тикшерүгә ярашлы, әлеге вакытта күпчелек төбәкләрдә кояшның иртәрәк чыгуы һәм батуы күзәтелә. Депутат Барышев игътибарны тикшеренү эшләренә юнәлтә, аңа ярашлы сәгать укларын күчерү көн саен сәгатенә 2,5 миллиард кВт электр энергиясенә экономия ясарга мөмкинлек бирәчәк. Әмма Андрей Барышев карашы белән барлык парламентарийлар да ризалашмый.
Күпләр рәсәйлеләр хәзерге вакыт белән яшәргә өйрәнгән, бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми, дип уйлый. Экономиягә килгәндә исә, экспертлар биредә дә бәхәсләшергә әзер: күпчелек сәнәгать предприятиеләре тәүлек әйләнәсенә эшли, шуңа күрә электр энергиясен сарыф итү сәгатьне күчерүгә бәйле түгел. Аның каравы, башка төрле проб-лема булачак – яңа вакытка җайлашырга туры киләчәк.
Кайбер белгечләр кышкы һәм җәйге вакытка күчүгә кискен каршы килә. Алар фикеренчә, бу сәламәтлеккә начар тәэсир итәчәк. Гадәти режимны бозуның организм торышына начар йогынты ясавын раслаган бик күп тикшеренүләр бар: хроник чирләр көчәергә, хәтта гәүдә авырлыгы артырга ихтимал икән.
Өстәвенә, бу дисхроноз белән куркыныч – кеше яңа вакытка өйрәнә алмый һәм көндез йоклыйсы килеп йөри, ә төнлә йокысызлыктан интегә.
Теге яисә бу сәбәпле сәгатьне күчерергә онытучылар һәм икенче көнне эшкә соңга калучылар да һәрвакыт табыла.
Башка галимнәр сәгать укларын күчерүнең кешеләргә әлләни тәэсир итмәвен раслый. Яңа вакытка җайлашып китү өчен берничә көннән алып бер-ике атнага кадәр вакыт кирәк. Шул ук вакытта кышкы һәм җәйге вакытка күчү якты көнне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу гражданнарның психологик һәм эмоциональ халәтенә уңай тәэсир итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Рәсәйдә сәгать 2011 елдан күчерелми башлады, ул вакытта ил җәйге вакытка күчте. Әмма бу күпләргә ошамады. Халык ризасызлык белдерү сәбәпле, 2014 елда сәгать уклары даими кышкы вакытка күчерелде. Моннан тыш, кайбер төбәкләр башка төрле вакыт поясына күчкән иде.