Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2019, 12:59

Туйлар гөрләсә, балалар да күбрәк туар...

Сабыйлар туу турыдан-туры никахлар һәм аерылышулар санына бәйле

Рәсәй статистика хезмәте мәгълүматларына ярашлы, 2018 елда Рәсәйдә халыкның табигый кимүе буенча ун елдагы иң зур күрсәткеч теркәлгән. Чишмә районындагы демографик хәлләр турында үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров сөйләде.

– 2019 елның 1 гыйнварына Чишмә районы халкы 54179 кеше тәшкил иткән, шулардан 27355 – ир-атлар һәм 26824 – хатын-кызлар. Чишмә поселогында 23518 кеше, калган халык авыл җирлегендә яши. 18 яшькә кадәрге балалар районда – 11185, эшкә сәләтле халык – 29579, ә пенсия яшендәгеләр – 13801.

Туган балалар саны турыдан-туры никахлар һәм аерылышулар санына бәйле. Чишмә районының ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2018 елда 256 никах теркәлгән (2017дә – 269), 2018 елда – 189, 2017 елда 186 пар аерылышкан.

Балаларның тууы, халыкның вафат булуы һәм миграциясе төп демографик процесс булып тора. 2018 елда 569 бала дөньяга килгән (чагыштыру өчен 2017 елда – 629), 682 кеше бакыйлыкка күчкән (2017дә – 719). Шуннан чыгып туучылар, шул исәптән вафат булучылар саны да кимегән, дип нәтиҗә ясарга була. Узган елда 113 кеше фани дөньядан киткән, 2017 ел белән чагыштырганда, 23кә күбрәк.

Сабыйлар аз тууга нәрсә йогынты ясый? Социологлар бөтен Рәсәй буенча гомуми сәбәпне күрсәтә – бу кешеләрнең чиктән тыш күп вафат булуы һәм 90нчы елларда сабыйларның әзрәк тууы, шуңа ярашлы әлеге вакытта бала табу яшендәге хатын-кызларның кимүе. Ягъни киләчәктә дә, арытаба елларда да балалар тууның кимүе күзәтелергә ихтимал.

Миграциягә килгәндә исә, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция бүлеге хәбәр итүенчә, 2018 елда районга 2527 кеше күченеп килгән, китүчеләр – 2710.

2010 елда Бөтенрәсәй халык исәбен алуга ярашлы, Чишмә районында яшәүчеләрнең 55%ы – татарлар, 20,2%ы – руслар, 18,7%ы – башкортлар, 2,5%ы – украинлылар, 1,5%ы – мордва-эрзялар һәм 2,1%ы башка милләт вәкилләре булуы ачыкланды.

Районда вафат булучылар статистикасына күз салсак, 2018 елда өлкән яшьтәге кешеләр (75–90 яшь) күбрәк үлгән, дип әйтергә мөмкин – 230 кеше. 60–74 яшьлекләр һәм урта яшьтәгеләр (45–59) арасында вафат булучылар азрак – чагыштырмача 180 һәм 107 кеше.

Үлем сәбәпләренә килгәндә исә, беренче чиратта кан әйләнеше системасына бәйле чирләр (инсульт, йөрәкнең ишемик авыруы) төп сәбәп булып тора, әлеге чирләрдән 278 кеше вафат булган, бу 2017 ел белән чагыштырганда бераз кимрәк (288). Яман шештән вафат булучылар саны артты (92 кеше),

2017 елда онкологиядән 79 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Районда шулай ук үз-үзенә кул салып, юл һәлакәтенә тарып, суга батып, алкоголь белән агуланып вафат булучылар саны да күп – 69 кеше (чагыштыру өчен 2017 елда – 63 очрак).

Балалы гаиләләр өчен ташламаларны һәм пособиеләрне арттыру, ипотека кредитына процентларны киметү халыкның табигый артуына уңай йогынты ясар, дип ышанасы килә.
Читайте нас: