Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 12:34

«Яшәргә вакыт!» премиясенә лаек булдылар

Уфаның 21нче клиник дәваханәсе вәкилләре «Яшәргә вакыт!» Бөтенрәсәй премиясенә лаек булдылар.

Ул инсультны кисәтү, пациентларны әлеге чирдән дәвалау һәм тернәкләндерү өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шушы көннәрдә Мәскәүдә «Нейрореабилитация-2019» Конгрессында булды, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Уфаның медицина хезмәткәрләре «Инсульт чирлеләрне тернәкләндерүнең икенче этабында иң яхшы мультидисциплинар бригада» номинациясендә билгеләнде. Аның составында – табиб-невролог Альбина Тимерова, дәвалау-физкультура кабинеты табибы Ольга Сироткина, психолог Разия Возовая, логопед Анна Попова, ЛФК инструкторы-методист Ирина Корокова.

Тагын бер премия инсульт чиренә каршы көрәшкә шәхси өлеш керткән өчен тапшырылды. Аңа безнең республиканың табиб-неврологы, профессор Лилия Новикова лаек булды.

Агымдагы елда бүләкләү алты номинациядә узды. Алар арасында – «Рәсәй субъектында инсульттан үлем очракларын киметү буенча программаны тормышка ашыруга өлеш керткән өчен премия», «Төбәктә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча иң яхшы үзәк», «Мидә кан әйләнеше кискен бозылган авыруларны дәвалау буенча иң яхшы бүлек», «Мидә кан әйләнеше кискен бозылган авыруларны дәвалау өчен инсульт кичерүчеләрне тернәкләндерүдә нәтиҗәле технологияләр кертү буенча иң яхшы бүлек».

Кызганычка каршы, инсульт XXI гасырдагы медицина-социаль проблемаларның берсенә әйләнде. Инсульт кичергән рәсәйлеләр саны әлеге вакытта бер миллион кешедән артып китә.

Шул ук вакытта аларның өчтән бер өлеше эшкә сәләтле 30–40 яшьлек кешеләр. Безнең республикада гына да ел саен 12 меңгә якын кеше инсульт кичерә.

Табиблар бу мәкерле чиргә юлыкмас өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга: спорт белән шөгыльләнергә, күп хәрәкәт итәргә, дөрес тукланырга, гәүдә авырлыгын күзәтеп торырга, начар гадәтләрдән арынырга киңәш итә. Медицина хезмәткәрләре авыру күпчелек очракта кан тамырлары чире (мәсәлән, липид матдәләр алмашы бозылу сәбәпле атеросклероз үсеш алуы) белән бәйле булуын раслый. Инсультны кисәтү аның барлыкка килү хәвефен 80 процентка кадәр киметергә ярдәм итә.

Әйткәндәй, үткән ел ахырында Уфа табиблары «Физик тернәкләндерү медицинасы» Бөтенрәсәй бәйгесендә беренче урын алдылар.

Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе хезмәткәрләре берничә айда терелергә ышанычы булмаган авыруны аякка бастырдылар. Ике тапкыр инсульт кичергәннән соң тернәкләнү очрагы илдәге иң яхшы дәвалау, дип танылды.
Читайте нас: