Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 12:17

Яңа торакка акчаны ничек тизрәк тупларга?

Башкортстанда торак төзелешенә акча туплау программасын яңача эшкә куштылар. Хәзер анда һәркем катнаша ала

Фатир сатып алу өчен акча туплау җиңелләшә. Шушы елның 1 мартыннан теләгән һәркем беренче взнос өчен акча җыю, азрак ставка белән ипотека, шулай ук дәүләттән тоемлы ярдәм алу мөмкинлеге бирүче «Торак төзелешенә акча туплау» республика программасында катнаша ала. Бу программа 2014 елдан алып эшли, әмма соңгы берничә елда анда торак шартларын яхшыртуга рәсми чиратта торучылар гына катнаша алды.

Бу нинди программа? Барысы да бик гади – сез акча туплыйсыз, ә дәүләт җыелган күләмнең өчтән бер өлешен өстәп түли. Әйе-әйе, без ялгышмыйбыз, җыйган акчагызның өчтән бер өлешен дәүләт сез тизрәк яңа матур фатир алсын өчен өстәп бирә. Бу максатларга дәүләт 235,6 миллион сум – бер ел элек булганнан ике ярым тапкыр күбрәк акча бүлә. Бу акча программада катнашучы 10–11 мең кешегә җитәчәк.


1нче этап. Акча туплыйбыз

Программада 18 яшьтән өлкәнрәк булган, даими рәвештә Башкортстан территориясендә яшәүче Рәсәй гражданнары катнаша ала.

Тәүдә «Саклык банкы»ның яисә «Уралсиб»ның теләсә нинди бүлекчәсенә барырга кирәк. Анда сездән республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе исеменә гариза яздыртачаклар. Документлардан үзең белән паспорт булу мөһим.

Банкта сезгә аерым исәп ачачаклар, аңа ай саен өч мең сумнан ун мең сумга кадәр акча салырга кирәк булачак. Республика сезнең взносның өчтән бер өлешен, ләкин өч меңнән дә күп булмаган күләмдә, өстәп түләячәк. Ким дигәндә өч ел акча җыярга кирәк. Аннары сез килешүне тагын өч елга озайтырга яисә ташламалы ипотека алырга мөмкинсез. Программада катнашучы һәр кешегә елына – 36 мең сум, ә акча туплау вакытында күп дигәндә 216 мең сум бирелә ала.

Кызыклы үзенчәлек – кагыйдәләр сезгә бөтен гаиләгез белән теркәлүне тыймый. Мисал өчен, дүртәүләп – ир белән хатын һәм аларның ике ата-анасы. Һәрберсе ай саен өч меңнән ун мең сумга кадәр акча кертергә тиеш була, шул ук вакытта «бюджет өлеше» дә шуңа бәрабәр өстәләчәк. Җыелган акчага сез бер яисә берничә фатир сатып алалачаксыз.


2нче этап. Торак сатып алабыз

Торакны төзелеп килүче йорттан сатып алу мотлак түгел. Җыелган акчага фатир, бүлмә сатып алырга, шул исәптән икенчел базарда, үз йортыңны төзергә яисә шәхси торак төзү өчен җир участогы сатып алырга һәм хәтта элек алган ипотеканы капларга мөмкин. Әйткәндәй, статистика күрсәтүенчә, программа буенча сатып алынган торакның 56 проценты нәкъ икенчел базарга туры килә.

Сез кирәкле акчаны җыйдыгыз һәм дәүләт ярдәменә башкача мохтаҗ түгелсез икән (мәсәлән, сезнең элек җыелган акчагыз бар яисә зуррагын алыр өчен иске фатирыгызны сатасыз), банкка хәбәр итеп, теләгәнегезне сатып ала аласыз.

Тупланган акча җитми икән, программада катнашучы буларак, сез ташламалы ставка белән ипотека алырга хокуклысыз. Әле ул елына 6–7 процент арттырып түләү шарты белән бирелсә, киләчәктә ставканы 5 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге карала. Процент ставкасының төгәл күләме һәркемгә аерым исәпләнә һәм кредит түләү вакытына һәм күләменә бәйле. Шул ук вакытта банк килешүдә күрсәтелгән процент ставкасы кредитны түләп бетергәнче үзгәрмәячәгенә гарантия бирә.
Өч мөһим нәрсә:

– Кредитлау вакыты бер ярым туплау вакытына тиң. Яки сез алты ел акча җыйгансыз икән, ипотеканы күп дигәндә тугыз елга алаласыз.

– Кредит белән торак бәясенең күп дигәндә яртысын түләргә мөмкин.

– Ташламалы кредитның иң күп күләме сез туплаган акчага бәйле, әйтик, өч ел җыйгансыз икән – 1 миллион сум, дүрт ел һәм аннан да артыграк вакыт җыйсагыз, 1,5 миллион сум булырга мөмкин.

Җитмәгән акчаны шул ук банкта гадәти ставка белән алырга мөмкин. Әгәр дә ниндидер параметрлар буенча банк таләпләренә туры килмисез икән, икенче заемщиклар итеп туганнарыгызны яки дусларыгызны күрсәтергә мөмкин.


Мисалларда карыйбыз

– Сез исәбегезне ай саен 10 мең сумга тулыландырып, алты ел акча җыйдыгыз. Дәүләт сезгә тагын өчәр меңне өсти. Нәтиҗәдә, бер елда сез (10+3) x12=156 мең сум, ә алтынчы ел ахырына 936 мең сум туплыйсыз.

– Әгәр дә сумма җитә икән, шушы акчага фатир, бүлмә һ. б. сатып аласыз.

– Әгәр дә 2,4 миллион сумга фатир сатып алырга телисез икән, банк сезгә программада катнашучы буларак, 6–7 процент ташламалы ставка белән 1,5 миллион сум кредит бирә (1,5 миллион + 0,9 миллион – шушы сумма җитәчәк).

– Әгәр дә 3 миллион сумга фатир сатып алырга ниятләсәгез, банк сезгә программада катнашучы буларак, 6–7 процент ташламалы ставка белән 1,5 миллион сум бирә. Калган 564 мең сумны шушы ук банктан гадәти ставка белән алырга мөмкин.


СОРАУ-ҖАВАП

Түләүне вакытында кертмәсәң, нәрсә була...
Банкта сезгә кредит алгандагы кебек түләүләр графигы биреләчәк. Аны катгый үтәргә кирәк. Ел дәвамында дүрт тапкыр кагыйдә бозасыз икән, сезне программадан сызып ташлаячаклар һәм барлык дәүләт өстәмәсен алачаклар.

...һәм әгәр дә алдарак алсаң
Шундый ук хәл. Бу сезнең акча һәм аны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкинсез, ләкин килешү шартлары буенча, өстәмәне кайтарырга туры киләчәк.

Читайте нас: