Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 12:26

Ничек җир участогыннан колак какмаска?

Федераль законның 70нче маддәсенең 3нче кисәгенә ярашлы, хокукларны теркәү органы җир участокларын дәүләт кадастр исәбеннән төшерә, әмма барысын да түгел, ә түбәндәге төрләргә кергәнен: беренчедән, җир участогы 2008 елның 1 мартына кадәр исәпкә алынган булса; икенчедән, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) җирнең хокуклы хуҗасы турында язма булмаса.

Камил Моратов


Ягъни аның хуҗасы әлегә кадәр ниндидер сәбәбтән (белмичә, онытып, салым түләргә теләмичә һ. б.) үз участогына хокукларын теркәмәгән очракта. Мондый җир участоклары «Архивныкы» статусын ала. Кадастр исәптән алынган җир участоклары ирекле (ызаны билгеләнмәгән) җирләр төренә керә, алар белән эш итү хокукы урындагы үзидарәнең вәкаләтле органына күчә.

Шул җәһәттән 2008 елның 1 мартына кадәр кадастр исәпкә куелган участок хуҗасы турындагы мәгълүматларның ЕГРНда булуына инанырга кирәк. Моның өчен «online» режимда Росреестр сайтында «Справочная информация об объектах недвижимости» сервисында үзегезне кызыксындырган участок турында мәгълүматны тикшерергә һәм «Права и обременения» бүлегендә хокук теркәү турындагы язуның булуына инанырга кирәк. Бу әлеге участок исәптән төшерелмәячәк дигәнне аңлата. Шуннан тыш, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгенең (МФЦ) теләсә кайсы бүлекчәсенә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан яисә Росреестр порталында (https://rosreestr.ru) махсус сервис ярдәмендә электрон төрдә мәгълүмат алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЕГРНда хокук турында язма булмаса, МФЦ офисында милеккә хокук теркәүгә документлар тапшыру мөһим.
Читайте нас: