Әмма медицина хезмәткәрләре шул турыда кисәтә: ашыгыч ярдәм хезмәте тыелгысыз эчүдән туктатмый, махмырдан чыгармый яисә исерекләрне айнытмый. Алар баш авыртканда, кан басымы күтәрелгәндә яисә төшкәндә генә авыруның хәлен тиз арада җиңеләйтә ала. Ә инде алкоголь белән агуланганда һәм авыр хәлдә булганда стационарда дәваланырга мөмкин. Дәваханәнең наркология бүлегенә атна саен якынча ун кеше эләгә. Мәсәлән, 25 февральдән 3 мартка кадәр 11 кеше дәваланган, җитмәсә шуларның дүртесе хатын-кыз булган. Алар ир-атларын Ватанны саклаучылар көне белән котлаганда артыграк бәйрәм иткәннәр, күрәсең.