Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 18:18

Акыллы җайланманы белеп сатып алыгыз

15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең девизы агымдагы елда түбәндәгечә яңгырый: «Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар».

Бүген безнең гәзиттә кунакта Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге белгеч-эксперты Лариса Хөснетдинова.

– Лариса Мәсхүт кызы, «смарт-җайланма» сүзе безнең сүзлектә үз урынын тапты, бу термин нәрсәне аңлата?

– Смарт-җайланма, кагыйдә буларак, Bluetooth, NFC, Wi-Fi

кебек башка җайланмаларга бәйле электрон җайланма. Без «смарт» сүзен кушып сөйләгән барлык җайланмаларның да функцияләре күп төрле һәм аларны яңа кушымталар кую исәбенә тагын да арттыру мөмкинлеге бар. Гади генә әйткәндә, бу акыллы электроника.

– Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Чишмә бүлегенә смарт-технологияләргә, җайланмаларга кагылган шикаятьләр, сораулар, консультация алу өчен еш мөрәҗәгать итәләрме?

– Шактый еш. Әмма шуны белү мөһим, смарт-җайланмалар техник яктан катлаулы товар, шуңа күрә кулланучы нинди дә булса сәбәптән аңа туры килмәгән сыйфатлы товарны шуңа охшаш әйбергә алыштыра алмый.

– Ә товар гарантия срогы чыкканчы ватылса яисә анда күзгә күренмәгән кимчелекләр булуы ачыкланса нәрсә эшләргә?

– Закон тулысынча гражданин яклы. Әлбәттә, товар инструкциягә ярашлы һәм тәгаенләнеш буенча кулланылган булса. Барыннан да элек, сыйфатсыз товар сатып алынган предприятие җитәкчесе исеменә ике нөсхәдә язма дәгъва төзү, һәм закон белән гарантияләнгән таләпләрне күрсәтү мөһим. Язма гариза шуның өчен кирәк, бу очракта сатучы әлеге проблема турында беренчегә ишетәм, дип әйтә алмый, шулай ук сатучыга мөрәҗәгать итү көне дә билгеле була. Чөнки сатучының гражданин язган гаризаны карау вакыты да, экспертиза үткәрү, товарны ремонтлау һәм акчаны кире кайтару срогы да законда төгәл күрсәтелгән.

– Сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда нәрсә эшләргә?

– Үзегез белән берәр шаһит алып барыгыз һәм сатучыга дәгъваны аның алдында калдырыгыз. Шикаятъ экспертиза үткәрү срогын исәпкә алып, иң күбе 20 көн эчендә тикшерелергә тиеш. Рәсәй Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законында күздә тотылган срокны бозган өчен сатучы кулланучыга һәр соңарган көнгә товар бәясенең 1 проценты күләмендә пеня түли, ул суд карары буенча түләттерелә.

– Экспертиза нәтиҗәсенә риза булмыйча югарырак органга шикаять бирергә мөмкинме?

– Кулланучы экспертлар нәтиҗәсеннән риза булмаса (кайвакыт дефектның сәбәбе су эләгү, дип күрсәтелә, телефоннарга гына түгел, хәтта стенада эленеп торган телевизорларга да), судта моңа каршы ризасызлык белдерергә хокуклы. Әйткәндәй, кулланучының экспертиза үткәрелгәндә карап тору хокукы да бар, моның өчен сатучыга үз таләбеңне язма рәвештә белдерергә кирәк (экспертларга ышанмасагыз, товарны печатьләп куегыз, аны сезнең алда гына ачсыннар). Товарның авырлыгы биш килограммнан артса аны экспертизага илтү сатучы исәбенә гамәлгә ашырыла.

– Димәк: әгәр товар сатып алганнан соң тәүге 15 көн эчендә нинди дә булса кимчелек булуы ачыкланса, кулланучының сыйфатсыз товарны кире биреп, акчасын кайтаруны таләп итәргә хокукы бармы?

– Бар! Әгәр товарның кимчелеге соңрак беленсә, катлаулы көнкүреш техникасына экспертиза үткәргәндә җитди кимчелек ачыкланса гына акчаны кире кайтаруларын таләп итеп була. Шунысы мөһим: товар гарантия срогы чыкканчы бер ел дәвамында 30 көннән күбрәк вакыт ремонтта булса (хәтта 10 тапкыр 3әр көн ремонтланса да), кулланучының мондый товардан баш тартып акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокукы бар.

Ремонтлауның иң зур срогы 45 көннән артмаска тиеш. Ремонтлау чорында, сатучы сатып алучының гаризасы буенча, өч көн эчендә үз исәбенә шундый ук товарны бушлай биреп торырга тиеш.

– Сатып алганга ике ел үтмәгән, ә гарантия срогы чыккан товар ватылса нишләргә?

– Бу очракта сатып алучы товарга үзе экспертиза үткәрергә һәм җитештерүдә җитешсезлек булуы ачыкланса, товарны сатучыга кире кайтарып бирергә хокуклы. Шуңа күрә сату-алу килешүе төзегәндә товарның гарантия срогын документта күрсәтү мөһим. Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару һәм зыянны тулысынча каплау турындагы таләпләре

10 көн эчендә үтәлергә тиеш. Кулланучылар өчен «кызу линия» эшли – 8-800-700-9030.
Читайте нас: