Әлеге вакытта хезмәт базары юрист һәм финансист һөнәрләре белән тулы. Ә менә эшче куллар җитми, аларга ихтыяҗ зур.
Шулай булгач кем йортлар төзер, заводларда эшләр, күлмәкләр тегәр соң?!
Агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында әлеге вакытта 272 студент белем ала. Алар биш белгечлек – машина-трактор паркын хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер, пешекче-кондитер, автомеханик, гомумтөзелеш эшләре, бизәкләү эшләре остасы һөнәрләрен алып чыгалар. Егетләр арасында – «автомеханик», кызлар арасында «пешекче-кондитер» киң таралган юнәлеш булып тора.
Һәр ата-ана өчен үз баласы – иң яхшысы. Бу аңлашыла да, һәркем улының яки кызының башкаладагы дәрәҗәле университетларда белем алуын тели. Әмма кайвакыт бала укый алырмы, дип тә уйларга кирәк. Шул ук вакытта үзегезнең акча ягыннан мөмкинлегегезне чамалагыз: укытып чыгарырга көчегез җитәрме? Чөнки уртача исәпләгәндә дә студентка бер айга юлга, ашауга 7–8 мең сум акча китәчәк, ә чишмәлеләргә тулай торактан урын сирәк бирелә. Менә шулай каңгырып йөргәннән соң кайбер балалар Чишмә колледжына укырга килә.
– Үз районында колледжга укып һөнәр алырга, ә аннан соң инде башкаладагы югары уку йортында белем алуны дәвам итәргә була. Бездә күп еллар эш стажы булган югары квалификацияле педагоглар укыта, – дип билгеләде агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы мөдире Гөлнара Гайнетдинова.
Колледжга укырга керүчеләр саны әкренләп кими, бу турыдан-туры демографик хәлгә бәйле. Башкорт агросәнәгать колледжы демографияне һәм хезмәт базарын җентекләп өйрәнеп, укырга кабул итүнең контроль саннарын ике ел алдан билгели. Әгәр укырга керергә теләүчеләр артып китсә, бәйге игълан ителә.
Быел май аенда аграр колледжның чыгарылыш укучылары өчен эш урыннары ярминкәсе үтәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклар җитәкчеләре чакырылачак, алар үз предприятиеләре турында сөйләячәк, киләчәккә планнары белән уртаклашачак һәм эш урыннары тәкъдим итәчәк.
– Аграр колледж булу сәбәпле, тиздән бездә яңа белгечлеккә – «Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм корылмаларын файдалану һәм ремонтлау» буенча укыту башланачак, әлеге вакытта укыту хокукына лицензия алабыз, – дип билгеләде Гөлнара Фәрит кызы. – Шулай ук производство практикасы үткәрү өчен арендага җир алу планлаштырыла, укучылар анда теория белемнәрен басу эшләрендә кулланып караячак.
Шуны билгеләү мөһим, колледжда шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган – мәктәптән төп гомум белем бирү курсын тыңлау турында белешмә алып чыккан балаларны һөнәргә өйрәтү гамәлдә. Алар «штукатур» юнәлешендә укырга алына һәм 10 ай укыганнан соң кулларына таныклык бирелә, шуның нигезендә алар әлеге белгечлек буенча эшли ала.
Башкорт агросәнәгать колледжы студентлары районның күп оешмаларында, шул исәптән Чишмә кулланучылар җәмгыятендә, «Туклану үзәге», «Төзелеш материаллары комбинатында», «Нерал-Чишмә», «Агро-Альянс», «Башмодульстрой» җәмгыятьләрендә практика үтә. Әлеге вакытта колледж студентларының хезмәт хакы әйбәт булган кызыклы эшкә урнашу һәм киләчәктә хезмәт баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге бар.
Эшчеләр җитми, дип әйтү генә дөрес булмас, күбесенчә программа белән тәэмин ителгән заманча җиһазларда эшли белүчеләрнең җитмәве сизелә. Училищеларда һәм колледжларда моңа өйрәтмиләр – боларның барысы да тәҗрибә белән килә. Проблема шунда да: студентлар зур сәнәгать предприятиеләрендә сирәк очраган иске совет станокларында түгел, ә заманча җиһазлар белән эшләргә өйрәнергә тиеш.
– Безнең колледжда матди-техник база озак вакыт яңартылмады, әлеге вакытта яңа җиһазлар кайтарылуын көтәбез, – диде филиал мөдире. – Әлегә интерактив такталар һәм башка төрле укыту методикалары ярдәмендә кыен хәлдән чыгабыз.
Ә тагын да биредә капиталь ремонт турында хыялланалар. Смета күптәннән төзелгән, әмма әлегә кирәге юк. Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбиров колледжда укытылган эшче һөнәрләргә ихтыяҗ булуы дәлилләнсә, капиталь ремонтка акча бүленәчәген ассызыклады.
– Чишмә агросәнәгать колледжы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – диде «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең хезмәткәрләр белән эшләү буенча начальнигы Эльза Ишмаева.
– Студентлар бездә тракторчы, слесарь-ремонтчы сыйфатында производство практикасы үтәләр, техника ремонтлауда, язгы кыр эшләрендә катнашалар. Категориясе булганнарны техникага утыртабыз. Практика вакытында белгечләр, оешмалар җитәкчеләре аларны бәяли. Эшкә, техникага карата мөнәсәбәтләре ошаса, намуслы һәм эшсөючән хезмәткәр булуын күрсәләр, үзләренә эшкә чакырып алалар.
Өстәп шуны әйтик, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы матди-техник яктан тәэмин ителүдә проблемалар булуга карамастан, Башкортстан Республикасында аграр юнәлеш буенча урта һөнәри белем бирү мәгариф программаларын гамәлгә ашыручы алдынгы биш мәгариф учреждениесе исәбенә керде.
- Агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында белем алган студентларның яхшы хезмәт хакы түләнгән эшкә урнашу һәм карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге бар.