Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 18:15

Сөекле, сабыр һәм серле...

Хатын-кыз үзенә «Сөеклем» һәм «Әнием» дип эндәшкәндә чын-чынлап бәхетле була, дип әйтәләр.

Бервакыт бер сәхабә Мөхәммәт пәйгамбәрдән: «Йә Рәсүлуллаһ, кем иң яхшы мөнәсәбәткә лаек?», – дип сораган. Ул аңа: «Синең әниең», – дип җавап биргән.

Хәдистән күренгәнчә, әни кеше хөрмәткә лаек. Чөнки ул сабыен тугыз ай буе карынында йөртә, күкрәк сөтен имезеп үстерә, төн йокысын калдырып юаткан баласы өчен җанын фида кылырга да әзер. Ана белән баланы бәйләп торган кендек җебе беркайчан да өзелми, үсеп җитеп тормыш йөген тарта башлагач, үзебезнең балаларыбыз тугач та әнинең юатуына, назлы сүзенә һаман мохтаҗбыз.

Ир-атлар җитәкчелек иткән дөньяда хатын-кызларның хискә бирелеп торырга вакыты юк, аңа яхшы эш табу, карьера баскычыннан күтәрелү дә җиңел түгел.

Әмма ул, беренче карашка тоелганча, көчсез һәм яклаучысыз түгел. Бу турыда бер риваять тә бар. Аллаһ гүзәл затны барлыкка китергәндә кояш һәм серле таң нурларын, моңсу ай уйчанлыгын, аккошлар матурлыгын, песи баласының шаянлыгын, магнитның тарту көчен, нәзакәтлелек һәм ягымлылык өстәгән. Шуларның барысын бергә кушканнан соң җирдә яшәү өчен җайлашмаган илаһи җан иясе пәйда булган. Артык нәфис һәм көчсез булмасын өчен ул аңа йолдызларның салкын җемелдәвен, җилнең үзгәрүчәнлеген, болытлардан яшь бөртеген, төлкенең хәйләкәрлеген, чебеннең бәйләнчеклеген, юлбарыс көнчеллеген, сагызак үчлелеген, әфьюн сөремен кушып җан өргән. Шулай итеп хатын-кыз барлыкка килгән.

Аллаһы Тәгалә аны Адәмгә бүләк иткән һәм болай дип әйткән:

– Аны ничек бар, шулай кабул ит, һәм үзгәртергә тырышма.

Шуңа күрә гүзәл затларыбызны ничек бар шулай кабул итик, аларга бәхетле гомер бүләк итик.

Хөрмәтле хатын-кызлар, ир-атлар сезне көчсез зат, дип санасалар да, төрле сериаллар караганда футбол каналына күчереп, телевизор тавышын ачып куйсалар да, сезнең белән бергә кибетләрдә йөрүдән баш тартсалар, әбисенә кунакка кайтыр урынга балыкка баруны өстен куйсалар да, шуны белегез, алар сездән башка торалмыйлар, ә күңел түрендә алар сезне бик-бик яраталар, хөрмәт итәләр һәм кадерегезне дә беләләр.

Тик бу турыда әйтеп кенә бармыйлар, чөнки ир-егетләр күп сөйләргә, хисләрен бик белгертеп барырга яратмый. Ә шундый булмасалар, сез аларны сайламаган да булыр идегез, шулай бит!?
Читайте нас: