Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 15:34

Кош кизүе таралуга юл куелырга тиеш түгел

А тибындагы кош кизүе ачыклану сәбәпле, безнең төбәктә бу чирнең килеп чыгуына юл куймау мәсьәләләре буенча чираттан тыш утырыш булды.

22 февральдә Чиләбе өлкәсендәге ике кошчылык комплексында А тибындагы кош кизүе ачыклану сәбәпле, безнең төбәктә бу чирнең килеп чыгуына юл куймау мәсьәләләре буенча 25 февральдә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында ведомствоара комиссиянең чираттан тыш утырышы булды.

Ул видеоселектор киңәшмә форматында үтте, анда авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин, район ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев, районның зур кошчылык предприятияләре һәм хуҗалыклары вәкилләре катнашты.

– Вирус табылган кошчылык предприятиеләре продукциясенең Чишмә районы кибетләрендә дә сатылганлыгы ачыкланды, – диде Илшат Гәрәев. – Ике сәүдә ноктасында тавык бавырларын сату туктатылды, алар лабораториягә тикшерүгә озатылды.

Киңәшмә барышында БР Ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин Рәсәй Федерациясе территориясендә кош кизүе буенча эпизоотик хәл һәм әлеге инфекциянең республика территориясендә таралуына юл куймау буенча чаралар күрү турында сөйләде. Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең БР буенча идарәлеге җитәкчесе Юрий Петров республика территориясендә кошчылык фабрикаларын өстәмә тикшерергә тәкъдим итте. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге начальнигы Юлия Кирилова төбәкнең кошчылык фабрикалары җитәкчеләренә халыкка кулай бәягә чебешләр сатарга тәкъдим итте.

27 февральдә Чишмә районында кош кизүе таралуны кисәтү буенча гадәттән тыш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте.

– Район территориясендә җиде кошчылык предприятиесе бар. Беренче февральгә районда 73884 баш кош-корт исәпләнә, шуларның иң зур өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 41469, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 27500 һәм крестьян-фермер хуҗалыкларда якынча биш мең кош-корт бар, – дип билгеләде Илшат Рәзиф улы.

Апрель айларында авыл халкы еш кына машина белән китереп сатылган чебешләр һәм тавыклар ала башлый. Белгечләр кош-корт чирле булырга ихтимал, дип билгели. Шулай ук машинада әлсерәп, йончып аларның иммунитеты төшәргә һәм төрле чиргә бирешергә мөмкин.

Әлеге куркыныч чирнең район территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау өчен имин булмаган төбәкләрдән кош-корт, йомырка, чебеш, бәбкә һәм аларга азык алып кайту; кош-кортны махсус билгеләнгән урыннарда гына сату мөһим. Белгечләр фермерларга хуҗалык өчен кош-корт сатып алганда игътибарлырак булырга тәкъдим итә. Вирус булуга шик туса 8-800-775-5828 телефоны буенча Ветеринария идарәлегенә яисә 8 (34797) 2-06-64 телефоны буенча район ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Нинди генә милек формасындагы хуҗалык булмасын, кош кизүе ачыкланган очракта барлык кош-корт юк ителә, – дип ассызыклады И. Гәрәев. – 2018 елда Татарстан Республикасының берничә торак пунктында бу зәхмәт ачыклангач барлык кош-корт юк ителде. Әлбәттә, бу авыл халкы өчен зур югалту.

Кош кизүенең кайбер төрләре кеше өчен дә куркыныч тудыра, ул авыру һәм үлгән кош-корт аша йога ала. Пешеп җитмәгән ит һәм чиле-пешле йомырка ашаганда да чир йогарга мөмкин. Зарарланган кошларның калдыклары үсемлекләргә, һавага һәм суга эләккәндә, чир кешегә су эчкәндә һәм суда коенганда, шулай ук һава-тузан, һава-тамчы юлы белән һәм пычрак куллар аша йогарга ихтимал. Вирусны кимерүчеләр дә тарата ала.
Читайте нас: