Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2019, 12:05

Елга 6 процент белән ипотека. Ничек алырга?

Республика халкы бер елга 6 процент ставка белән ипотека алала.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте торак төзелешенә акча туплау программасына шуңа ярашлы үзгәрешләр кертте.

– Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча 2019 елның 1 мартыннан анда катнашучылар өчен чикләүләр гамәлдән чыгарылды, һәм банкка туплау өчен акча салу (вклад) системасы кулайланды, – дип хәбәр итә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте. – Элек торак төзелешенә акча туплау программасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, дип табылган гражданнар, шулай ук балалы гаиләләр һәм 35 яшькә кадәр яңа өйләнешкән парлар катнаша ала иде.

Шуны билгелик, торак төзелешенә акча туплау системасын кертү буенча проект безнең республикада 2014 елдан гамәлдә, 2017 ел урталарыннан әлеге ипотека-туплау программасында тәүге катнашучылар ташламалы процент ставкасы белән торак шартларын яхшыртуга кредит ала башладылар. Әлеге вакытка бу механизм ярдәмендә 1300дән артык гаилә торак шартларын яхшырта алды.

Программа шартларына ярашлы, республика халкы банк-партнерларның берсендә («Саклык банкы», «Уралсиб») 3 елдан 6 елга кадәр вакытка вклад ачарга тиеш. Гражданинның ай саен салган взносына республика бюджетыннан взнос суммасының 30 проценты күләменә кадәр премия кушыла. Бюджеттан бирелгән премияне исәпкә алып, вклад буенча нәтиҗәле процент ставкасы бер елга 20 процентка кадәр җитәргә һәм аннан да күбрәк булырга ихтимал, бу керемнәре уртача яки уртачадан түбән булган гаиләләргә киләчәктә алыначак торак кредиты өчен беренче взнос тупларга мөмкинлек бирә.

Туплау вакыты тәмамланганнан соң программада катнашучылар елына 6–7% ставка белән ипотека алу хокукына ия була.

– Программа ярдәмендә республика территориясендә фатир яисә башка төрле торак сатып алырга, шулай ук үз йортыңны төзергә яисә өй салу өчен җир участогы алырга мөмкин. Моннан тыш, бу акча элек алынган ипотеканы түләп бетерү өчен дә тотыла ала, – диде Башкортстан Республикасының ипотека-туплау механизмнарын һәм программаларын үстерү буенча дирекция җитәкчесе Евгений Декатов.

2018 елда ипотека буенча уртача ставка Рәсәйдә 9,6 процент тәшкил итте. Агымдагы елда банклар 10–11 процент дәрәҗәсендә тәкъдим итә, ягъни торак сатып алуга кредит кыйммәтләнгән. Киләсе елның гыйнвар урталарына федераль властьлар һәм Рәсәй Банкы ипотека буенча ставкаларны 8 процентка кадәр киметү чарасын күрергә тиеш. Ил президенты шундый йөкләмә бирде.
Читайте нас: