Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 18:12

Гражданин исеменә лаек булырга тиешсең

Яшь чишмәлеләргә паспорт тапшырылды

Римма Диярова
Тарих-крайны өйрәнү музеенда 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда Рәсәй Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды.

– Паспорт тапшыру тантанасын елга 2–3 тапкыр үткәрәбез. Бу юлы ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды, – диде «Ышаныч» яшьләр үзәге педагогы Гөлсинә Тимербулатова. – Бүген авыл биләмәләреннән килгән 15 бала кулларына төп документ алды.

Паспортлар тапшырылганнан соң укучыларга Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция хезмәте бүлекчәсе начальнигы Алмаз Карачурин мөрәҗәгать итте. Ул аларны Рәсәй Федерациясе паспорты алулары белән котлады һәм Рәсәй гражданины исеменә лаек булуларын теләде.

– Элек без 16 яшь тулгач кына паспорт алдык, ә сезнең бу яшьтән үк күпме хокукларыгыз һәм бурычларыгыз бар. Хәзер сез хәтта хезмәт эшчәнлеген башлый, ә дүрт елдан соң районыбызның киләчәгендә катнашып сайлауга бара аласыз, – диде үзенең чыгышында БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов.

Балалар алдында шулай ук ветераннарның район советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин, Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев, призыв пункты начальнигы Вәсим Мәхмүтов, «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин, Әфганстан һәм Чечня ветераннары советы рәисе Андрей Исаев чыгыш ясадылар. Паспорт тапшыру тантанасына ата-аналар да килгән иде – алар бераз дулкынланган кебек тоелдылар (балалары шул арада үсеп тә җиткән!).

Арытаба барысы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр, музей директоры Радик Әхмәдиев чыгыш ясаганнан соң экскурсия үтте.
Читайте нас: