Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2019, 12:16

Радий Хәбиров яшьләр белән аралашты

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров актив яшьләр белән «Ачыктан-ачык сөйләшү» форматында аралашты.

Очрашу «Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе» яшьләр форумы барышында үтте.

Анда катнашкан һәркем үзенең төрле өлкәләрдәге проектлары турында сөйли һәм сораулар бирә алды. Уфалы Татьяна Джумма форумга килә алмаган, шуңа күрә кыска видеомөрәҗәгать җибәргән, анда ул төбәк җитәкчесеннән республика яшьләре турындагы фикере белән кызыксынды.

– Безнең Башкортстан яшьләренең үзенчәлекле абруе бар. Мәсәлән, бөтен ил буенча офицерлар призыв чорында безнең егетләрне алырга тырышалар. Чөнки алар Башкортстан егетләренең тәртипле, җаваплы, тугры, көчле, чын ватанпәрвәр булуын белә, – диде Радий Хәбиров. – Минем карашка, иң мөһим сыйфат – абруй, әдәплелек. Яшьләребезнең үзләрендәге шушы сыйфатларны саклап калуы мөһим. Ә без үз чиратыбызда сезгә яшьлегегез таңында нинди дә булса ярдәм күрсәтү өчен, сез уңайлы шартларда яшәсен, укысын, эшләсен, сезгә яхшы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз. Без моңа бик җитди карыйбыз.

Сорауларның берсе балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә багышланды. Радий Фәрит улы балаларның аз тууын, дәүләтнең, кагыйдә буларак, акча белән дәртсендерүен билгеләде. Әмма ресурслар чиксез түгел, шуңа күрә аны нәтиҗәле файдалану мөһим.

Радий Хәбиров беренче балага 300 мең сум акча бүлү турында фикер алышкач, моны бик нәтиҗәле ысул түгел, дип билгеләде. Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, республика бюджетында беренче, икенче, өченче бала тугач гаиләне дәртсендерү буенча

программага юнәлтергә мөмкинлек биргән акча бар.

– Әмма ассызыклап әйтәм, акча икътисади нәтиҗә булганда гына биреләчәк, – диде Радий Хәбиров. Функциональ диагностика табибы Айгөл Заһидуллина Радий Хәбировтан аның «Барысы өчен экспресс-диагностика» проектына булышлык күрсәтүен сорады. Ул «ашыгыч ярдәм» машинасы сатып алган, тагылманы җиһазландырган һәм хәзер республика районнары буйлап йөри.

– Әлеге вакытта фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, әмма алар пациентларны карап өлгерә алмый. Өстәвенә белгечләр җитми, – диде Айгөл Заһидуллина. – Минем проектның чыгымы ярты елда капланачак, көненә 150гә якын кешене тикшерергә әзербез. Безнең белгечләр командасы эшкә әзер.

Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин проект белән танышу өчен Айгөл Заһидуллина белән бәйләнешкә керер, диде. Форум барышында «Т-34» Рәсәй фильмы күрсәтелде, аны актер Антон Богданов тәкъдим итте. Ул шулай ук «Ачыктан-ачык сөйләшү»дә катнашты һәм төбәк башлыгына төп рольләрне башкаручыларның автографлары куелган лента афишасын тапшырды.
Читайте нас: