Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2019, 18:59

Пенсия яшенә җитеп килүчеләр янә парта артына утырачак

Республикада пенсия яше якынлашкан гражданнарны һөнәргә өйрәтү программасы гамәлгә ашырыла.

Эш бирүчеләр лаеклы ялга чыгарга кимендә биш ел калган хезмәткәрләрне предприятиедә таләп ителгән белгечлекләр буенча уку яки өстәмә һөнәри белем алу өчен җибәрә ала.

– Әлеге вакытта «Чишмә май экстракцияләү заводы», «Туклану үзәге» һәм «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятьләре пенсиягә якынлашкан хезмәткәрләрен яңадан укытуга заявкалар бирде, – дип хәбәр итте районара Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге инспекторы Гөлназ Федорова.

Резеда Мөхәммәтшина «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә 20 ел кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли, яңа һөнәри стандартлар кертелгәч ул шул ук белгечлек буенча яңадан укырга булган.

– Пенсионерларны укыту – бик файдалы һәм кирәкле программа, – диде ул. – Пенсия реформасы булганчы миңа лаеклы ялга чыгарга ике ел калган иде, хәзер – биш ел, һөнәри белемнәремне яңадан камилләштерү сәбәпле мин эшсез калмаячакмын.

Әйткәндәй, предприятиедә эшләүче 15 пенсионер, шулай ук алты инвалид бар – алар үлчәп торучылар, слесарьлар, аппаратчылар булып хезмәт куялар. Инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү программасына ярашлы, заводта тагын бер эш урыны – контроль-үткәрү пункты контролеры вазифасы булдырылган. Районара Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге районның өч предприятиесе белән инвалидлар өчен эш урыннары булдыру турында килешү төзегән. Кагыйдә буларак, бу контролер, слесарь, каравылчы һөнәрләре.

Эшсезлек мәсьәләсе, кичә генә югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрдән алып пенсионерларга кадәр, барысын да борчый. Районда 2600дән артык эшләүче пенсионер бар. Зинур Замановка 70 яшь, ул «Чишмәэнергосервис» МУПының тәэмин итү буенча инженеры.

– Бу предприятиедә эшли башлавыма 40 ел, җитәкчелек миңа ышаныч белдергәч, арытаба да эшләячәкмен, – диде Зинур Мөнир улы.

20 февральгә районда 679 эшсез теркәлгән, хезмәт базарында киеренкелек – 3,2 (бер вакансиягә эшсез гражданнар саны). Мәшгульлек үзәге ел башыннан 82 кешене эшкә урнаштырган. 56 эшсез гражданин, шул исәптән пенсиягә якынлашкан ике кеше шофер һәм каравылчы белгечлекләре буенча укырга җибәрелгән.


Безнең белешмә

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елның 15 февралендәге 81нче карары белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган пенсия яше якынлашкан затларны һөнәри укытуны һәм өстәмә белем бирүне оештыруга эш бирүчеләргә субсидияләр бирү тәртибе расланды. Укыту өлкән буын гражданнарга даими ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын яхшырту буенча «Өлкән буын» программасын гамәлгә ашыру» төбәк проектын тормышка ашыру барышында 2019 елда башланачак.

Башкортстан Республикасында пенсиягә якынлашкан гражданнарны укыту (яңадан укыту) өчен өстенлекле һөнәрләр исемлегендә 100 һөнәр бар: кондитер, икмәк пешерүче, кондуктор, диспетчер, кассир, машинист, яшелчә үстерүче, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар һәм башка эшче белгечлекләр. Уртача укыту срогы 3 ай, һәр катнашучыга чыгымнарның уртача күләме 68,5 мең сум тәшкил итә.
Читайте нас: