Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 19:18

Алкоголь сатуны чикләү өчен

Депутатлар алкоголь сату кагыйдәләрен катгыйлатырга тәкъдим итә.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, беренче чиратта, спиртлы продукцияне сату өлкәсендәге законнарда төрле чикләүләргә бәйле «тишек-тошыкны ямау», һәм аларның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү белән шөгыльләнергә кирәк.

Көнүзәк темаларның берсе – тәүлекнең караңгы вакытында алкоголь сатуны тыю турындагы законның бозылуы. Намуссыз эшкуарлар бу законны урап үтү юлларын таба. Алар үз кибетләрен җәмәгать туклану урыннары итеп күрсәтеп, берничә урындык белән өстәл куялар.

– Күптән түгел Дәүләт думасына мондый урыннарны ябарга мөмкинлек бирәчәк закон проекты керттек. Шул ук вакытта проблеманың һәрвакыт законнарның камил булмавына бәйле түгеллеген аңларга кирәк, – дип ассызыклады Константин Толкачев. – Еш кына барысы да законны бозуга кайтып кала. Мәсәлән, балаларга алкоголь сату шуның бер мисалы булып тора.

Спикер сүзләренә караганда, алкоголь продукциянең законсыз әйләнеше темасы даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге закон чыгаручылар һәм җәмәгатьчелек күз уңында тора. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары төнге вакытта, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау үткәндә һәм башка кайбер очракларда алкоголь сатуны чикләүгә юнәлтелгән законнар кабул итте.

– Алкогольнең законсыз әйләнешенә каршы тору темасына чираттагы тапкыр әйләнеп кайту зарурлыгы гына түгел, шулай ук бу юнәлештәге эшне оешкан рәвештә алып барырга, закон чыгаручылар, хокук саклаучылар, башкарма власть органнары, урындагы үзидарә, бизнес, җәмәгать оешмалары вәкилләренең көчен берләштерергә кирәк, – дип ассызыклады Константин Толкачев.

Башкортстанда Малтабарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Рафаил Гыйбадуллин алкоголь сату өлкәсендә яңа чикләүләр турындагы закон проектына каршы чыгыш ясады. Аерып әйткәндә, күп фатирлы йортларда урнашкан сәүдә нокталарында сыра сатуны тыю турында. Аның фикеренчә, малтабарларга үз эшләрен һәм кибетләрен ябарга туры киләчәк, шул сәбәпле төбәктә эшсезләр саны 3 мең кешегә артачак.

– Әлеге закон проектында тәкъдим ителгән гамәлләр белән билгеләнгән максатка ирешеп, төгәлрәге – җинаять дәрәҗәсен киметеп һәм хокук бозуларны кисәтеп булмаячак. Сәламәт тормыш рәвешен, спортны пропагандалау, балаларга һәм яшьләргә эштән һәм укудан буш вакытта нинди дә булса шөгыль табу мөһим, – диде ул.
Читайте нас: