Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 17:29

Төп бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту

«Анык милли проектлар һәр кешенең тормышын яхшыртуга булышлык кылырга тиеш», дип белдерде Лилия Гомәрова.

«Башкортостан» гәзите хәбәр итүенчә, «Анык милли проектлар һәр кешенең тормышын яхшыртуга булышлык кылырга тиеш – Рәсәй Президенты Владимир Путинның Юлламасында төп фикер шул булды», – дип белдерде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова.

«Җиткерелгән тәкъдимнәрнең күбесе гаиләләргә, аеруча саулык мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләгәннәргә, хаклы ялдагыларга ярдәм итү, туымны яхшырту бурычларына, Ана капиталы мәсьәләсенә кагылды, – диде сенатор. – Шулай ук саулык темасына бәйле бик мөһим бурычлар куелды. Бүген без яман шеш чирләрен иртә диагностикалау мәсьәләсе буенча сизелерлек алга киттек. Хәзер паллиатив ярдәмне көчәйтү турында да сүз бара. Бу бурыч өчен дә тиешле финанс бүленәчәк.

Шуны да әйтергә кирәк: Юлламада Президент чиновникларның һөнәри һәм әхлакый компетентлык дәрәҗәсе мәсьәләсен дә билгеләде. Чынлап та, кызганычка каршы, кайсы бер җитәкчеләрнең үзенең компетентлы булмавы, әзерлексезлеге сәбәпле кайбер проблемаларга өстән карап, ялгыш фикер әйтү очраклары күзәтелә.

Оборона-сәнәгать комплексы темасына фикер алышу бик фәһемле булды. Монда анык белдерелде: Рәсәй агрессор ил түгел, без бер вакытта да ниндидер конфронтациягә беренче булып юл ачмыйбыз.

Гомумән алганда, Юлламада һәр тармак буенча анык бурычлар куелды, алар законнар, бюджетта үзгәрешләр, карарлар, методик киңәшләр рәвешендә мотлак тормышка ашырылырга тиеш.
Читайте нас: