Утырышта балаларның үсеп килүче организмын калорияле ризык белән тәэмин итү өчен бюджеттан бүленгән һәм ата-аналар түләгән акчаның гына җитмәве билгеләнде. Район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов әлеге проблеманы хәл итүнең төрле вариантларын тәкъдим итте. Җәмәгать Советы бу мәсьәләне район Советы утырышында тикшерергә карар чыгарды.
Җәмәгать Советы тарафыннан 2018 елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән аның рәисе Радик Әхмәдиев чыгыш ясады, шулай ук 2019 елга эш планы расланды. Мәсәлән, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, район халкын су белән тәэмин итү, торак пунктларда урамнарны яктырту торышы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.