Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2019, 14:08

Ипотека, демография, яман шеш белән көрәш

Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән чыгыш ясады.

Дәүләт башлыгының мөрәҗәгате 20 февральдә Мәскәүдә, «Манеж» үзәк күргәзмә залында укып ишеттерелде.

Социаль ярдәм турында

Президент Юлламасында социаль ярдәм чараларына, аеруча балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә игътибарны җәлеп итә. Мәсәлән, өч һәм күбрәк балалары булган гаиләләр ипотеканы каплау өчен федераль бюджеттан 450 мең сум күләмендә ташлама алачак. Дәүләт башлыгы аны 2019 елның 1 гыйнварыннан исәпләргә тәкъдим итте. Президент шулай ук балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотеканы түләү вакытын чикләмәскә тәкъдим итте. Балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотеканың яңартылган программасы бөтен Рәсәй буенча 600 гаиләгә кагылырга ихтимал. В. Путин мондый гаиләләр өчен күчемсез милеккә салым буенча федераль ташламаны да арттырырга кушты.

Дәүләт башлыгы алты сотыйга кадәр җир участогы булган балалы гаиләләрне күчемсез милеккә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим итте. Президент Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка шәхси торак төзелешенә ярдәм күрсәтү программасын эшләргә кирәк, дип исәпли.

– Гаиләгә әзер торак сатып алырга гына түгел, шулай ук үз җирендә йорт төзү мөмкинлеге дә бирергә кирәк. Хөкүмәт һәм Үзәк банк шәхси торак төзелешенә булышлык итү өчен уңайлы һәм, иң мөһиме, кулай шартлардагы финанслау тәкъдим итәргә тиеш, чөнки әлеге вакытта бу өлкәдә ипотека юк, – диде ул.

Шулай ук керемсез калган гражданнар өчен ипотека түләүне кичектереп тору тәкъдим ителде.

Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләүне яшәү минимумы-ның икеләтә күләменә кадәр җиткерергә тәкъдим итте. Җан башына уртача керемнәре яшәү минимумының икеләтә күләменнән ким булган гаиләләр беренче һәм икенче балага пособие алачак.

2019 елның 1 июленнән инвалид баланы караган өчен пособие күләме 10 мең сумга кадәр артачак.

– Әлеге вакытта аның күләме 5,5 мең сум тәшкил итә, – дип билгеләде ул.

2019 елда Рәсәй яслеләрендә 90 меңгә якын урын барлыкка килергә һәм өч елда аларның саны 270 меңнән артырга тиеш.


Хәерчелек белән көрәш

Путин хәерчелек белән көрәшү өчен социаль контрактларны гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Әлеге контрактларга ярашлы, дәүләт гражданинга эшкә урнашуда, квалификациясен күтәрүдә ярдәм итә, гаиләгә ярдәмче хуҗалык оештыру яисә үз эшен ачу өчен шактый зур күләмдә акча бирәчәк (сүз дистәләрчә мең сум турында бара). Гражданин исә яңа һөнәр алу өчен укырга, эш табарга, гаиләсен тотрыклы керем белән тәэмин итәргә тиеш. Биш елда шундый контракттан 9 миллионнан артык кеше файдалана алыр иде. Путин Министрлар кабинетына мондый контрактларны актив керткән төбәкләргә 2020 елдан башлап бергә финанслау шартларында ярдәм күрсәтергә кушты.

Президент хәбәр итүенчә, 2000 елда 40 миллионнан артык кеше фәкыйрьлек чигендә булса, хәзер бу сан 19 миллионга кадәр кимегән.

– Әмма бу да бик күп, – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, еш кына күп балалы, тулы булмаган, инвалидларны тәрбияләгән гаиләләр, ялгыз пенсионерлар һәм яхшы эш урыны табалмаган кешеләр ярлылык чигендә яши, «чөнки эш юк яисә квалификация туры килми». Бу хәл «кешене баса, аны яшәү көченнән мәхрүм итә», диде Путин. Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе төбәк икътисады буенча уртачадан түбән булмаска, шул ук вакытта уртача хезмәт хакы артырга тиеш, дип белдерде президент.


Пенсияләр турында

Путин 2019 ел башыннан пенсияләргә социаль өстәмә түләүгә индексацияне исәпләргә тәкъдим итте. 2019 елда пенсия реформасы барышында пенсияләр индексацияләнде, «әмма пенсионерның кереме яшәү минимумыннан арткан булса, аңа социаль өстәмә түләүне элекке күләмдә бирү туктатылды яисә киметелде».

– Нәтиҗәдә пенсия бөтенләй өстәлмәде, яисә ул кеше көткәннән күпкә азрак булып чыкты, һәм күбесе үзләрен алданган итеп

тойды, – дип билгеләде ул.


Сәламәтлек турында

Президент яман шеш чире белән көрәшү өчен гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында 1 триллион сум акча бүленәчәген хәбәр итте. Путин 800 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше мохтаҗ булган паллиатив ярдәмне арттыру бурычын куйды. 2020 ел ахырына кадәр медицина ярдәме илнең барлык төбәкләрендә күрсәтелергә тиеш.

– Ерактагы торак пунктларда хәтта медицина хезмәткәренә барып күренү дә проблема булып кала, – диде президент.

Путин «Земство докторы» программасында табибларның яшен чикләмәскә тәкъдим итте. Акчалата ярдәм табибларга 1 млн, фельдшерларга ярты миллион сум тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау тармагында электрон системаны өч ел эчендә җайга салырга кирәк, диде Путин. Медицина-социаль экспертиза оешмаларын да гомуми цифрлы челтәргә кертү мотлак, дип ассызыклады ул.

– Шуның белән өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны, балалы гаиләләрне чиратлардан һәм мәгънәсез белешмәләр җыюдан азат итәргә кирәк, – диде президент.


Мәгариф турында

Путин 2020 елдан башлап ярдәмгә 1 млн сум акча биреп «Земство укытучысы» программасын тормышка ашырырга тәкъдим итте. Рәсәйдәге барлык мәктәпләрдә дә 2021 ел ахырына кадәр югары тизлектәге Интернет булырга тиеш, диде ул. Ике елдан соң барлык мәктәпләр дә заманча укытуга күчерелергә тиеш.
Читайте нас: