Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2019, 11:37

«Цифра»дан бер адымда

Башкортстанда 3 июньнән федераль телеканалларның аналог тапшырулары туктатылачак

Безгә илебез телеэкраннарыннан өч сәгатькә бер тапкыр диярлек агымдагы елда телевидениенең цифрлы форматка күчүе, аналог ТВ үткәндә калуы турында искә төшереп торалар.

«Цифра» – ул тапшыруларны һәм фильмнарны (20 бушлай канал) яхшы сыйфатта карау: идеаль сурәт һәм тавыш.

Бу яңалык «2009–2018 елларда Рәсәй Федерациясендә теле-радиотапшырулар үсеше» федераль максатлы программаны гамәлгә ашыру барышында кертелә. Кайбер төбәкләр цифрлы тапшыруга күчте, Башкортстан 3 июньдә кушылачак.

Бу нәрсәне аңлата? Гади итеп әйткәндә, телевидение сигналын тышкы яки бүлмәдәге антенна буенча кабул иткән чишмәлеләр (барлык Рәсәй халкы кебек) цифрлы телевидениене кабул итүгә алдан әзерләнмәсәләр, 3 июньдә үзләре яраткан тапшыруларны карый алмаячаклар. Вакыт аз калды, ә сораулар күп (гәзит укучыларыбызның күпләп редакциягә шалтыратуы моңа дәлил булып тора).

8 февральдә Чишмә районы хакимиятендә киңәшмә булып үтте, анда Башкортстанның цифрлы телевидениегә күчүе турында сүз барды. Әлеге көнүзәк тема турында сөйләшү өчен Чишмәгә башка район вәкилләре килделәр, алар БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Артур Вәлиевка, «СпутникТелеком» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Дмитрий Кечкинга һәм «Башкортстан Республикасының Рәсәй телевидениесе һәм радиотапшырулары челтәре»нең җәмәгатьчелек һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр буенча төркеме җитәкчесе Наталья Колупаевага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.


Борчылырга урын юк

2013 елдан соң чыгарылган яңа телевизорлары булган кешеләр генә телевидение тапшыруын карый алачак, яисә махсус приставка сатып алырга туры киләчәк дигәнне ишеткәч, күпләрнең кәефе кырылды. Тик юкка гына. «Цифра» кабель һәм юлдаш операторлар хезмәтләреннән файдаланучы күпчелек чишмәлеләрдә бар. Гади телевизор антеннасын файдаланучыларга түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим. Мәсәлән, «Беренче канал»ны караганда экранның өске уң як почмагындагы логотипта «А» хәрефе булмаса, сезнең телевизор сигналны цифрлы форматта кабул итә. Хәреф бар икән, димәк, сезгә приставка сатып алырга туры киләчәк. Аны электр товарлар сатылган һәр кибеттән алырга мөмкин, уртача бәясе 1000 сум тора. Игътибар! Тәүдә цифрлы сигналның сезнең торак пунктта кабул ителүен ачыкларга кирәк.
Берәүләргә – цифра, икенчеләргә – юлдаш

– Кызганычка каршы, кайбер торак пунктлар цифрлы эфир мультиплексына кермәгән зонада кала, – диде Артур Вәлиев. – Әлеге торак пунктларда яшәүчеләргә юлдаш тәлинкәсе (спутниковая тарелка) сатып алырга кирәк булачак.

БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы сайтында бастырылган Рәсәйнең телевидение һәм радиотапшырулар челтәре мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 691 торак пункт цифрлы тапшырулар зонасына керми. Тагын 475 торак пунктта цифрлы сигнал тулысынча түгел. Цифрлы тапшырулар зонасына эләкмәгән 1166 торак пунктта 163558 кеше яши. Бу торак пунктлар, барыннан да бигрәк, Белорет, Бөрҗән, Баймак, Зилаир һәм Зианчура районнарында күп. http://ufa.rtrs.ru/ сайтында урнашкан исемлектә Чишмә районының «цифра» барып җитмәгән яисә өлешчә булган түбәндәге авыллары бар: Бәкәй, Үрге Тирмә, Екатеринославка, Кушкуак, Кызылгы, Пасяковка, Питрәй, Слак, Урта Усман, Өйдрәк (тулырак мәгълүматны авыл биләмәләре хакимиятләреннән белергә мөмкин).
Аз тәэмин ителүчеләргә һәм ташлама алучыларга ярдәм күрсәтеләчәк

Төбәкнең Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары ассызыклавынча, Башкортстанда, башка бер генә төбәктә дә булмаган үзенчәлекле карар – кайбер гражданнарга (аларның кайсы зонада яшәүләренә карап) приставка яисә юлдаш тәлинкәсе алуга чыгымнар капланачак.

– Федераль социаль түләү (ФСД) алучы пенсионерлар, шулай ук балага өстәмә түләү алучы аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрнең компенсация алу хокукы, – диде Артур Урал улы. – Документлар исемлеген (аның белән шулай ук БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы сайтында танышырга була) һәм әлеге ярдәм алуның тулы инструкциясе белән яшәү урыны буенча авыл Советларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Киңәшмәдә хәбәр ителүенчә, цифрлы ТВга приставканы 2019 елның 25 декабренә кадәр, ә юлдаш тәлинкә сатып алуны компенсацияләү өчен 8 мартка кадәр гариза язарга кирәк. «СпутникТелеком» җәмгыяте белгечләре аны үзләре алып килеп урнаштырачак. Бер хуҗалыкта ташлама алучы берничә кеше яшәсә дә, бер җиһаз комплекты гына тиеш.

Һәм тагын да: цифрлы телевидение зонасына кермәгән торак пункттагы йортта юлдаш тәлинкәсе бар икән, аның буенча шулай ук бушлай 20 федераль телеканалны карап булачак (яңа тәлинкә кую кирәк түгел), дөрес, бушлай пакетка күчкән өчен бер тапкыр түләргә туры килүе ихтимал. Бу турыда төгәл мәгълүмат февраль ахырында булачак, бу вакытта республика Хөкүмәтенең юлдаш телевидениесе операторлары белән Килешүгә кул куюы көтелә.

  • Башкортстан Республикасы бюджеты акчасы исәбенә цифрлы приставкалар сатып алуга компенсация алу тәртибе турындагы мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында белергә мөмкин – 8 (347) 282-40-35 (эш көннәрендә 9дан 18 сәг. кадәр, төшке тәнәфес 13.00–14.00).
  • Башкортстан Республикасы бюджеты акчасы исәбенә хуҗалыкларда юлдаш телевизион җиһаз сатып алу һәм урнаштыру тәртибе турындагы мәгълүматны түбәндәге телефон буенча БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында алырга була: 8 (347) 218-07-83 (эш көннәрендә 9дан 18 сәг. кадәр, төшке тәнәфес 13.00–14.00).
«ЧТВ» әлегә аналогта кала

«Звезда» телеканалы Чишмә телевидениесенең партнеры булып тора. Әлеге вакытта аны ике каналда карарга мөмкин: берсендә «Звезда» үзе күрсәтә, икенчесендә «Звезда»ны «ЧТВ» үзе төшергән тапшыруларны кушып трансляцияли (атнага 6 сәгать, дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә). «Цифрга» күчкәч, «Звезда» телеканалының аналог сигналы гына югалачак, «ЧТВ»ның «Звезда» белән аналог сигналы калачак.

– Эш шунда ки, «ЧТВ»ның Ирек авылы янында үз телевидение тапшыргычы бар, – дип аңлатты урындагы телеканал директоры Наталия Аникина.

– Аның ярдәмендә без юлдаштан «Звезда» сигналын кабул итәбез һәм тамашачыларыбызның кабулиткеченә (антенналарына) трансляциялибез. Ешлыгы – 52 ТВК, якынча 23 мең кеше карый, тапшыру радиусы – Яңавыл һәм Салих авыллары (төньяк), Үрге Тирмә (көнбатыш), «Алкин» шифаханәсе һәм Ар авыллары (көнчыгыш), Игнатовка авылы (көньяк).

Шулай итеп чишмәлеләр телевизордан урындагы яңалыкларны карый алачак.

– Чишмә телевидениесен караучыларга бернинди чара күрергә кирәк түгел – без тапшыруларны элеккечә, аналог форматта күрсәтәчәкбез (әйткәндәй, «БСТ» телеканалы да тапшырулар күрсәтүен шулай ук дәвам итәчәк), – диде Наталия Сергеевна. – Иң мөһиме – метрлы диапазонда кабул итүче антеннаны саклап калу.
«Кызу линия» аша ярдәм

Телевизорны көйләүдә техник волонтерлар ярдәм итәчәк – урыннарда бу эш авыл хакимиятләренә йөкләтелгән. Хәер, цифрлы ТВ каналларын үзаллы көйләргә яисә ярдәм сорап 8-800-220-20-02 телефоны буенча Рәсәй телевидениесе һәм радиотапшырулары челтәренең «Башкортстан Республикасы радио-телевидение тапшырулар үзәге» филиалының «кызу линия»сенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтырату бушлай, ял көннәрсез, тәүлек әйләнәсенә). Әлеге саннар буенча шулай ук цифрлы тапшырулар күрсәтү зонасы турындагы мәгълүматны ачыкларга була.

  • Башкортстан Республикасы бюджеты акчасы исәбенә юлдаш кабул итү җиһазларын урнаштыру буенча заявкалар турында 8 (347) 200-90-93 телефоны буенча «СпутникТелеком» җәмгыятендә җавап бирәчәкләр (эш көннәрендә 8.30дан 17.30га кадәр).
Читайте нас: