Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2019, 11:18

Яман шештән иң яхшы дару – иртә диагностика куелу!

4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне булды.

Диана Шакирова
Район гәзите хәбәрчесе Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-онкологы Гүзәл Кирәевадан яман шеш чиренең соңгы елларда аеруча таралуының нәрсәгә бәйле булуы турында сорашты.

– Гүзәл Мидхәт кызы, соңгы елларда табиблар яман шеш авыруының кинәт артуы сәбәпле чаң суга. Сезнең уегызча ни өчен шулай?

– Яман шеш тукымаларының ни өчен барлыкка килүен аңлатырга кем генә алыныр икән. Элек яман шеш чиренең сәбәбен генетика һәм нәселдән килү белән аңлаткан булсалар, хәзерге заман медицинасы башка төрле фикердә. Без агрессив мохиттә яшибез һәм үзебезне яман шеш кебек чиргә дучар итәбез. Начар тойгылар, озакка сузылган күңел төшенкелеге, стресслар, борчылулар аның үсешенә йогынты ясый. Яман шеш – XXI гасыр афәте, дип дөрес әйтелгән, авыручылар саны артканнан арта бара. Чир ачыклануның уртача статистик яше – 50, әмма яман шеш яшәрә һәм 20–30 яшьлекләргә дә әлеге диагноз куела.

– Ә Чишмә районында онкология белән хәлләр ничек тора?

– 2018 елда Чишмә үзәк район дәваханәсендә чирнең 1нче һәм 2нче стадиясе белән 65 авыру диспансер исәпкә алынды, барлыгы 143 авыру ачыкланды.

2017 елда бу күрсәткеч 80гә югарырак, барлыгы 170 авыру иде. 2018 ел ахырына 1036 кеше исәптә тора, бу, 2017 ел белән чагыштырганда күбрәк (1010 авыру). 4нче стадиядәге авыр чирлеләр 8,9%ка, үлем очраклары 3,4%ка, бер елда вафат булучылар саны 8%ка артты. 2017 елда 73 булса, 2018 елда 82 кешенең гомере өзелде.

2017 елда үпкә яман шеше беренче урында булды – 22 кеше, сөт бизләре яман шеше икенче урында – 11 кеше һәм кайма эчәк яман шеше өченче урында – 10 кеше. 2018 елда хәлләр үзгәрде: күкрәк яман шеше беренче урынга чыкты (23), үпкә, трахеянеке – икенче (18), мәни бизе һәм кайма эчәк ямаш шеше өченче урында булды (12шәр).

Шулай ук халыкта колоректаль яман шеш (юан эчәк шеше) чире кискен артты. Үлүчеләр саны буенча колоректаль яман шеш дөньяда икенче урында тора. Чөнки авырган кеше чире азгач кына табибка мөрәҗәгать итә. Авыручыларның 60%тан күбрәге онкология стационарларына һәм үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегенә чирләре көчәйгәч, эчәклек тыгылгач, эренле шеш барлыкка килгәч һәм кан ага башлагач кына килә.

– Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бар эшеңне ташлап табиб-онкологка чабу өчен чирнең нинди билгеләре булырга тиеш?

– Табибка түбәндәге билгеләр булганда мөрәҗәгать итү мөһим: бу кинәт ябыгу, тик торганда хәлсезләнү, бик тиз ару, башка билгеләр булса да температура күтәрелү, азканлылык; озакка сузылган ютәл, канлы какырык; авыз куышлыгында, ирендә, телдәге төерләр һәм җәрәхәтләр; тән тиресендә төзәлми торган яралар һәм ярылган урыннар барлыкка килү, миңнәрнең зураюы, кансырап торуы яисә сөт бизләренең, култык астындагы чокырларның тыгызлануы һәм төеннәр барлыкка килү, сөт бизенең формасы үзгәрү, имчәктән канлы бүлендекләр килү; ризык үтмәү, күкрәк турысының янып торуы, аппетит кимү, укшу; эчке әгъзаларда авырлык сизү, туры эчәк авырту; тизәктә кан һәм лайла булу; бәвелнең авырлык белән һәм еш килүе, төсе үзгәрү; җенси әгъзаларның авыртуы, кычытуы һәм бүлендекләр килү, корсак астында шеш булу.

– Чишмә район дәваханәсендә бу мәкерле чирне иртә ачыклау өчен нәрсәләр эшләнә?

– Яман шешне иртә чорда ачыклау максатында онкологияне тикшерү системасы эшләнгән. Кайсы да булса табибка (терапевт, уролог, акушер-гинеколог, неврологка һ. б.) кабул итүгә килгән пациент анкета тутыра, ул медицина картасына беркетелә. Бирелгән сорауларга бер генә уңай җавап булса да, пациент тикшерүгә җибәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча яман шеш булуын төгәл ачыклау өчен ул табиб-онкологка консультациягә җибәрелә. 2017 елда анкета тутыру барышында 17, 2018 елда 4 авыру ачыкланды.

Диспансерлаштыруны игътибарсыз калдырырга ярамый һәм вакытында үтәргә кирәк (3 елга бер һәм 2 елга бер тапкыр). Еш кына күп авырулар нәкъ диспансерлаштыру үткәндә ачыклана. Анда тизәктә кан булуын ачыклау өчен анализ алына, бу колоректаль һәм кайма эчәк яман шешен үз вакытында ачыклау өчен кирәк.

Әлеге вакытта хатын-кызларга цитология үткәрү чирне ачыклауда яңалык булып тора. Нәкъ шул ысул аналык муенсасындагы яман шешне иртә чорда ачыкларга мөмкинлек бирә. Тәндәге кайбер яман шеш төрләрен күреп яисә тотып карап ачыклап була. Аларга тире, авыз куышлыгындагы, сөт бизләрендәге, тышкы җенес органнарындагы, аналык муенсасындагы шешләр керә. Хатын-кызларда сөт бизе яман шеше беренче урында торганга күрә, авырткан урыннарны, төерләр, төрле шешләрнең барлыкка килүен үзаллы тикшереп торырга кирәк.

Киңәшем шул: даими тикшеренеп торыгыз, чирнең беренче билгеләрен игътибарсыз калдырмагыз, елга бер тапкыр булса да дәваханәгә барыгыз, кан, бәвел анализы тапшырыгыз, флюорографиягә төшегез, ЭКГ ясатыгыз, гинекологка, табиб-урологка күренегез.
Читайте нас: