Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2019, 19:46

Өч айда яңа һөнәр

Якындагы алты елда Башкортстанда яшәүче пенсия яшенә җитеп килгән тугыз мең кеше өстәмә белем алачак.

Марина Светлова
Ел саен төбәктә яшәүче мең ярым халык парта артына утырачак.

Агымдагы елда бу максатка 108,8 миллион сум акча бүленәчәк, шуның 103,4 миллионы – федераль бюджет, калган 5,4 миллионы – республика казнасы акчасы. Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын башкаручы Юрий Мельников шундый мәгълүматлар китерде.

Әлеге вакытта хезмәт базарында ихтыяҗ булган өстенлекле 100 һөнәр исемлегенә түбәндәгеләр керә: кондитер, икмәк пешерүче, кондуктор, диспетчер, кассир, ландшафт дизайнеры, машинист, яшелчә үстерүче, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һәм башка эшче һөнәрләр, дип ачыкладылар БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Шул ук вакытта «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли төбәк проектын тәшкил итүче курс дәвамлылыгы уртача өч ай тәшкил итә, һәр катнашучыга чыгымнарның уртача күләме 68,5 мең сум тирәсе. Шунысы мөһим, булачак пенсионерлар яңа һөнәр алу өчен бер тиен дә туздырмаячак. Эш бирүчеләрнең пенсия яшенә якынлашып килгән хезмәткәрләрне һөнәр алу өчен укытырга яисә таләп ителгән программалар буенча өстәмә һөнәри белем алырга җибәрү мөмкинлеге булачак.

Әлеге вакытта безнең төбәктә 8365 предприятиедә пенсия яшенә якынлашып килүче страховкаланган 23086 кеше хезмәт куя. Алар өчен тәүлек әйләнәсенә махсус «кызу линия» эшли, анда 8 (347) 282-89-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Ул безгә эш бирүчеләрнең пенсиягә якынлашкан хезмәткәрләрне эштән китәргә мәҗбүр итү очракларын ачыкларга мөмкинлек бирә, – дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина. – Күптән түгел Нефтекамада пенсия яшенә якынлашкан хезмәткәрләрне эштән күпләп азат итүгә чик куелды, һәм инспекторларның үз вакытында чара күрүе ярдәмендә әлеге вакытта бу хәл контрольдә тотыла.

Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләренә ярашлы, өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең төп һөнәренә турыдан-туры катнашы булмаган белемнәр алырга, мәсәлән, чит тел белүен камилләштерергә яисә юридик белем алырга тели.

Шуны ачыклыйк, лаеклы ялга кадәр биш ел яисә азрак вакыт калган гражданнар пенсия яшенә якынлашып килүчеләр дип исәпләнә.
Читайте нас: