Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2019, 13:15

Апрельдән – яңа формат буенча

Мәктәпләрнең атнага бишкөнлек укуга күчүе иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атнага элеккечә алты түгел, ә биш уку көне калдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Бу турыда ул күптән түгел үткән «Мәгарифтә күтәрелеш» мәктәп форумында сөйләде.

1 апрельдән Башкортстан мәктәпләре бишкөнлек укытуга күчә башлаячак. Укучылар атнага биш көн уку турындагы яңалыкны шатланып каршы алса, укытучылар һәм ата-аналар бу нинди сөземтәгә китерер, дип хәвефләнәләр. Чөнки йөкләнешнең ничек бүленәчәге, нәтиҗәдә кайсы дәресләрнең кыскарачагы аңлашылып бетми.

– Республика җитәкчесеннән күчеш мәсьәләсен өйрәнү тәкъдиме булды, беркем дә хәзер һәм әлеге вакытта ук үзгәртергә мәҗбүр итми, бу мәсьәләне уйлап хәл итәргә кирәк, – диде район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов. – Безнең барыбызны да, укытучыларны, ата-аналарны, мәгариф идарәлеге җитәкчелеген шундый мәсьәлә дә борчый: чыгарылыш сыйныфларны быел ук бишкөнлек укытуга күчерү кирәкме? Алда төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы кебек җитди сынаулар тора, әлеге вакытта һәр минут кадерле. Шуңа күрә район мәктәпләре директорлары белән киңәшмәдә шундый фикергә килдек: бишкөнлек укуга апрельдән башлап беренче-җиденче сыйныф укучылары күчәчәк. Югары сыйныф укучылары исә, ә бу сигезенче-унберенче сыйныфлар, элекке программа буенча укыячак. Шундый вариантны да күз уңында тотабыз: атнага биш көн укучыларга уку көннәрендә йөкләнеш зур булмасын өчен айның бер атнасында алты көн укыту.

Сөләйман Сәях улы сүзләренә караганда, 2019 елның беренче сентябреннән районның барлык мәктәпләре атнага биш көн укыту форматына күчәчәк. Әмма югары сыйныф укучылары өчен шимбә имтиханнарга әзерләнү буенча консультацияләр үткәреләчәк.

– Бу, һичшиксез, яхшы тәкъдим, – дип үз фикерен белдерде 4нче мәктәпнең укыту эше буенча мөдире Лилия Абдуллина. – Хәзер укучылар күбрәк вакытларын әти-әниләре белән үткәрә, нинди дә булса чараларда катнаша, бергәләп спорт белән шөгыльләнә (безнең район үзәгендә менә дигән спорт комплексы бар), имтиханнарга әзерләнә алачак. Югары сыйныфларның гадәттә шимбә көннәрдә уку йортларында үткәрелгән ачык ишекләр көненә бару мөмкинлеге булачак. Еш кына шулай да була, ата-аналар атнасына биш көн эшлиләр, һәм кая да булса (кунакка, дачага) барырга планлаштырсалар, шимбә көнне укучының мәктәптән кайтканын көтәргә туры килә.

Лилия Фәрит кызы бишкөнлек укуга күчүнең төп катлаулылыгы уку йөкләнешен бүлү дип саный, чөнки мәктәпләр СанПиНга таянып эш итәргә тиеш, ә ул балаларга чиктән тыш йөкләнеш бирергә кушмый. Шулай ук әлегә кайсы фәннәр буенча сәгатьләрнең кыскартылачагы билгеле түгел, шулай ук бик күп оештыру мәсьәләләре кала, аларны якындагы вакытта хәл итәргә туры киләчәк.
Читайте нас: