Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2019, 18:54

«Инцидент» системасы җаваплар бастыруны дәвам итә

Төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы аккаунтларына гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә.

Камил Моратов


Рәсми затларның социаль челтәрдә, Интернетта «Инцидент» системасы ачыклаган проблемалар буенча җавапларын бастыруны дәвам итәбез.

Пенсионер һәм 2нче төркем инвалид Новотроицкий авылының Елга аръягы урамында юлларны төзекләндерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

  • Новотроицкий авыл Советы хакимияте башлыгы Рәлиф Нигъмәтҗанов:
– Новотроицкий авылының Елга аръягы урамындагы юлларга 2019 елда юл фонды акчасына урындагы карьер материал салырга планлаштырабыз. Чыгымнарны финанслау 50000 сум тәшкил итәчәк.


Александр Спиридонов Вишневка авылына юл юклыгына зарланган, аның сүзләренә караганда, яз һәм көз яңгырдан соң хәтта «УАЗ» машинасы белән дә кереп булмый.

  • Ибраһим авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов:
– Юл чынлап та начар торышта, ул беркайда да баланста тормый. Әлеге вакытта аны арытаба Ибраһим биләмәсе балансына кую белән хуҗасыз милек итеп тану процедурасы башланды. Шуннан соң юл ремонтлауга акча бүлә алачакбыз. Бу эшнең якынча сроклары 2019–2022 еллар.
Читайте нас: