Чишмэ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2019, 12:33

Диспансерлаштыру чирне иртәрәк ачыкларга ярдәм итә

Яшегез 21дән артса һәм өчкә бүленсә, поликлиникага мөрәҗәгать итегез һәм бушлай тикшеренү үтегез.

Венера Латыйпова, баш табибның поликлиника буенча урынбасары


Бу сәламәтлегегезне тикшерү, хәвеф факторын үз вакытында ачыклау, хроник чирләр үсешеннән саклану, шулай ук авыруны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалый башлау мөмкинлеге, хәтта мөһимлеге. Даими рәвештә диспансерлаштыру үтү инвалидлыкка һәм халык арасында үлемгә китергән куркыныч чирләр үсеше ихтималлыгын киметергә мөмкинлек бирә.

Диспансерлаштыру үтү өчен мотлак медицина страховкасы полисы белән поликлиниканың профилактика бүлегенә 510нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итү мөһим.

  • 2019 елда түбәндәге елларда туучылар диспансерлаштыру үтәчәк: 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920.
Читайте нас в