Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 16:43

Түләреңә ышанмасаң – алма!

Чишмәлеләр халыкның финанс белемен арттыру буенча «Ничек кредит алырга һәм бурычка батмаска» темасына вебинар тыңладылар.

Видеоэлемтә район китапханәләрендә оештырылды.

Милли Банкның БР буенча бүлегенең әйдәүче икътисадчысы Анна Каменева кызыклы һәм файдалы материал әзерләгән. Беренче чиратта, түли алуыгызга ышанмасагыз кредит алмагыз, дип өндәде ул.

– Гаиләнең финанс планын төзегез, кредит алмыйча мөмкинме икәнен исәпләп карагыз. Чирләп китү, эштән азат ителү ихтималлыгын мотлак рәвештә исәпкә алыгыз. Шуны онытмагыз, түләү гаилә кеременең 35%ынан артмаска тиеш, – дип киңәш бирде ул.

Ә инде кредит алырга карар иткәнсез икән, аны беренче очраган банктан алмагыз, төрле банклардагы шартларны чагыштырыгыз, банк турында, Рәсәй Банкы лицензиясе булуы, махсус тәкъдимнәр турында белешегез.

А. Каменева билгеле банклар логотипларын кулланып клиентларны төп башына утыртучы бик күп алдаркараклар барлыкка килүен билгеләде.

– Мошенниклар белән эш итмәгез һәм хокукларыгыз турында онытмагыз: Рәсәй Банкы лицензиясе булган банктан гына кредит алыгыз; шикле кредиторларга мөрәҗәгать итмәгез; хәтта кредит түли алмасагыз да беркемнең дә сезгә янарга хокукы юк; кредитор закон буенча эш итәргә тиеш. Яныйлар икән – полициягә мөрәҗәгать итегез, – диде ул.

Барлык шартларны аңлаганда гына банк белән килешү төзергә кирәк, аңлашылмаса, килешүне өегезгә алып кайтырга һәм берәр белемлерәк кешедән аңлатып бирүен сорарга, комиссияләргә, түләүне кичектергән өчен штрафка, страховкага игътибар итәргә кирәклеген тагын бер мөһим пункт, дип саный А. Каменева.

Техника сатылучы зур кибетләрдә акчаны бүлеп түләү (рассрочка) язуы күзгә ташлана. Белгеч сүзләренә караганда, бүлеп түләү булмый ул, бу банкка файдасыз, шуңа күрә боларның барысы да процентлар белән банк кредиты. Шунысы да әһәмиятле – кредитка алынган товар сатып алучы өчен бик кыйбатка төшә, кулланучылар кредиты алып, шул акчага үзеңә кирәкле әйберне сатып алсаң арзанрак булыр иде.

Микрозаймнардагы кредитны алмавың хәерле, бу оешмаларда көнгә 1% исәпләнә, бер елга күпме җыелуын санарга авыр түгел, шул ук вакытта еллык кредит уртача алганда 16% тәшкил итә.

Анна Александровна фикеренчә, кредит түләүне озакка сузарга ярамый, акчаны түләргә тиешле көнгә кадәр берничә көн алдан түләп куярга кирәк, күпме һәм кайсы көнне түләргә икәнен онытсагыз – банкның «кызу линия» телефоны буенча ачыклагыз, телефоныгызга түләү көне турында искә төшерү өчен сигнал куегыз, ә кредитны алдан түләп бетерү мөмкинлегегез булса – моннан мотлак рәвештә файдаланыгыз.

Страховка акчасын кире кайтарып була, банкка 5 көн эчендә сезгә тагылган страховканы кире кайтарырга теләвегез турында дәгъва языгыз. Аның кире кагарга хокукы юк.

Шуны белү мөһим, ике тапкыр өчен берьюлы түләп булмый, акчаны күбрәк түләвегез күренеп торачак, әмма икенче айга барыбер түләнмәгән кебек булачак. Иң яхшысы кирәкле сумманы тиешле вакытта илтеп түләү.

Кредитны түләп бетергәннән соң «кызу линия»гә шалтыратырга кирәк, анда кредитның тулысынча түләнеп бетүен тагын бер тапкыр расларлар. Кредитны вакытыннан алда түләп бетерергә уйласагыз, моны ничек дөрес эшләргә кирәклеген белешегез. Һәм кредитның түләнеп бетүе турында банктан белешмә алырга онытмагыз, бу пенядан котылырга мөмкинлек бирер. Кредит түләүне кичектерсәгез һәм түләми калдырсагыз, бу сезнең кредит тарихында чагылачагын истә тотыгыз.

  • Рәсәй Банкының «кызу линиясе» – 8-800-250-4072, Рәсәй Банкында интернет-кабул итү cbr.ru/reception.
Читайте нас: