Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 16:47

«Инцидент» күзәтә

Рәсми затларның Интернетта «Инцидент» системасы ачыклаган проблемалар буенча җавапларын бастыруны дәвам итәбез.

Камил Моратов


Альбина Идрисова, Тәпәрештә медпункт булса да, анда хәтта дару да юк. Клуб буш тора, китапханә генә эшли. Барлык урамнарда юллар начар торышта, дип зарланган.


Авыл биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов:

– Бинаның Мәдәният йорты урнашкан ягы 2013 елда капиталь ремонтланды. Фельдшер-акушерлык пункты урнашкан өлешенә ремонт таләп ителә. 6 көнлек эш атнасында фельдшер иртәнге 8дән көндезге сәгать 3кә кадәр эшли. Табибка кадәр ашыгыч, беренче ярдәм күрсәтү өчен кораллар җыелмасы, бәйләү материаллары һәм медикаментлар бар. Чишмә үзәк район дәваханәсе табибларына һәм тар белгечләргә түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: 8 (34797) 2-14-45 (өлкәннәр өчен), 2-22-43 (балалар өчен).

Тәпәреш авылында юллар сыйфаты авыл биләмәсе бюджетында мөмкинлекләр булгач та яхшыртылачак. Тәпәрештә урындагы әһәмияттәге 6775 метр озынлыктагы юл бар. Шуларның 5401 метрына карьер материал җәелгән. 2019 елда Мәктәп урамында 500 метр юлга вак таш җәю планлаштырыла. Калган урамнарда бу эшне 2020–2021 елларда башкарырга ниятлибез. Клубта атна саен ял көннәрендә дискотекалар һәм башка чаралар үткәрелә, Тәпәрештә һәм күрше авылларда яшәүчеләр дә килә.
Читайте нас: