Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 16:40

«Бөрҗән» кластеры. Барысы да туристлар өчен

Республиканың Бөрҗән, Күгәрчен һәм Көергәзе районнары территориясе кергән «Бөрҗән» уристлар кластеры 2021 елда федераль бюджеттан инфраструктура объектлары төзүгә 200 миллион сум алачак.

Рәсәй Федерациясенең «2013–2020 елларга мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы карары Рәсәй Хөкүмәте сайтында бастырылган.

Субсидия алучылар исәбендә безнең төбәктән тыш, Чувашстан, Түбән Новгород, Ырымбур өлкәсе, Татарстан, гомумән алганда, илнең 22 субъекты бар. Өч елда бүленәчәк акча күләме якынча 21 миллиард сум тәшкил итәчәк.

– Бездә туризмны үстерү өчен мөмкинлекләр бар, әмма бөтен җирдә дә уңайлы шартлар булдырылмаган. «Экология» проекты чикләрендә экологик туризмны һәм шулай ук дәүләт проектына кергән башка төрле юнәлешләрне үстерәчәкбез, – дип белдерде бу хакта Рәсәй Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев. – Мин 22 төбәктә туристлар кластеры инфраструктурасы булдыруга субсидияләр бирү турындагы карарга кул куйдым. Нәтиҗәдә, 24 кластерда уңайлы кунакханәләр, кемпинглар, кафелар, транспорт алып тору урыннары, ягъни тулы куәтле туристлар инфраструктурасы барлыкка килергә тиеш.

Аның фикеренчә, үзебезнең һәм чит ил туристларының Рәсәйгә килеп ял итәргә теләге булсын өчен, кластерларны цивилизацияле һәм заманча итү мөһим. Төбәк властьларына булган объектларны төзекләндерергә, коммуникацияләрне тәртипкә китерергә, туристлар игътибарын җәлеп итә торган урыннарга транспорт йөрешен тәэмин итәргә кирәк булачак, дип ассызыклады Дмитрий Медведев.

«Бөрҗән» кластерының йөзек кашы, билгеле Шүлгәнташ мәгарәсе булуын искә алыйк. Таш гасырда кыяга төшерелгән үзенчәлекле сурәтләр безнең республиканың гына түгел, башка төбәкләрдән килүче туристларның да игътибарын җәлеп итә. Кластерның табигате дә матур: мәһабәт таулар, урманнар, иксез-чиксез Йомагуҗа сусаклагычы.

РБК-Уфа хәбәр итүенчә, проектка салыначак инвестицияләрнең гомуми күләме 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Инвесторы – 2010 елда төзелгән чикләнгән җаваплылыктагы «Юлбарс» җәмгыяте компаниясе. Аңа хосусый эшкуар Марс Юлбарисов җитәкчелек итә. Берничә ел элек әлеге компания Бөрҗән районы үзәгендә якынча 300 миллион сумлык өч йолдызлы «Юлбарс» кунакханәсе төзегән.
Читайте нас: